Чаллы урамында коточкыч һәлакәт (+видео)
Чаллыда булган һәлакәттә сәламәтлегенә зур зыян килгән 8 яшьлек кыз баланы хастаханәнең ренимация бүлегенә озатканнар.
Юл-транспорт һәлакәте кичә көндез булган. Чаллының Тынычлык һәм Яшьлек проспектлары киселешендә "Lada Granta" һәм "Nissan Pathfinder" автомобильләре бәрелешкән.
Һәлакәтнең азагы аяныч. Автомобильләрнең берсендә ике баласы белән әни кеше барган. Махсус бишектә булган кечкенә бала зыян күрмәгән, ә менә 8 яшьлек апасының, һәлакәтнең шаһитлары әйтүенчә, аягы өзелгән. Аны тиз арада хастаханәнең реанимация бүлегенә озатканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев