Чаллыда 8 яшьлек бала йога күнегүләре вакытында үлгән
Чаллыда йога күнегүләре белән шөгыльләнгәндә 8 яшьлек малай буылып үлгән, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы. Бу хәл үз өйләрендә әти-әнисе юк чакта була. Әлеге гаилә инде берничә ел йога белән мавыга икән. Алар фатирларына йога күнегүләре өчен махсус үрмә ятаклар урнаштырган булган. Малай менә шунда күнегүләр ясаганда буталган һәм азагы...
Чаллыда йога күнегүләре белән шөгыльләнгәндә 8 яшьлек малай буылып үлгән, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы.
Бу хәл үз өйләрендә әти-әнисе юк чакта була. Әлеге гаилә инде берничә ел йога белән мавыга икән. Алар фатирларына йога күнегүләре өчен махсус үрмә ятаклар урнаштырган булган. Малай менә шунда күнегүләр ясаганда буталган һәм азагы хәвефле беткән.
Соңрак әти-әнисе кайтып аны коткарырга тырышса да, ул инде суламаган. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә дә үлемне теркәп китәргә генә туры килә. Бу вакыйга буенча хокук саклау органнары тикшерү эше башлады, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев