“Черек күл” паркында ике кара аккош җибәреләчәк
Казанның “Черек күл” паркында ике яңа хужа барлыкка киләчәк – 2 июньдә ике кара аккош биредә “өй туе” билгеләп үтәчәк. Кошлар яңартылган күлдә үз ояларында яшиячәк.
Казан шәһәре мэриясы хәбәр итүенчә, кошларга Одиллия һәм Зигфрид исемнәре бирелгән. “Паркның мәдәни мирас объекты булуын исәпкә алып, ояның архитектур проекты барлык тиешле экспертизалар үтте һәм моңа охшаш объектларга куелган таләпләр буенча төзелде”, — дип сөйләгән Парклар һәм скверлар дирекциясе” МБУ директоры Алсу Сәетова.
Фото :https://pixabay.com | Eumelinchen
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев