Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чиста сайлаулар өчен

“Чиста сайлаулар өчен” күзәтүчеләр корпусының вәзгыять үзәге 8 сентябрьдә тәртип бозулар турындагы мәгълүматларны тикшерәчәк

   Казанда 3 сентябрьдән  “Чиста сайлаулар өчен”  корпусының вәзгыять  үзәге эшли башлады. Үзәк VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлауларның, шулай ук тавыш бирү датасына кадәр калган көннәрдә сайлау процессының мәгълүмати мониторингын алып барачак. Вәзгыять  үзәгенең бурычы – тавыш бирү барышында мөмкин булган тәртип бозулар турында алыган мәгълүматларга хокукый бәя бирү.

Үзәктә 25-30 белгеч – электораль хокук буенча махсуслашкан юристлар, юридик компанияләрнең милекчеләре һәм җитәкчеләре, юридик фәннәр кандидатлары эшлиячәк.

–Вәзгыять  үзәге төрле чыганаклардан: участокларда эшләүче җәмәгать күзәтүчеләреннән, НОМ24 бәйсез иҗтимагый мониторинг интернет-порталыннан, социаль челтәрләрдән, телеграмм-каналлардан һәм мессенджерлардан керүче сайлаулар турындагы хәбәрләрнең “аккумулятор”ы ролен уйный, – ди Татарстанда “Чиста сайлаулар өчен” корпусы” Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк координаторы Павел Соломонов. – Моннан тыш без партияләр һәм кандидатларның  вәкилләреннән һәм күзәтүчеләрдән керүче хәбәрләрне тикшерәчәкбез. Алар бөтен районнардан да җыелачак. Безнең бурыч – керүче хәбәрләргә тиешле хокукый бәя бирү, аларның дөреслеген тикшерү һәм тәртип бозулар һәм провокацияләр турындагы мәгълүматлар расланган очракта аларны бетерү өчен тиешле чаралар күрү.

Вәзгыять  үзәге сайлаучылар өчен кайнар линия ача – ихтимал булган тәртип бозулар хакында 8-9033-19-48-00 телефоны аша хәбәр итәргә мөмкин.

Үзәкнең һәр хезмәткәренә 50ләп сайлау участогы беркетелә. Бүгеннән  вәзгыять  үзәге белгечләре җәмәгать күзәтүчеләре белән тыгыз элемтәдә эшли башлыячак. – Хәзер без   “Беренче номерлы әзерлек” режимында, – ди корпусның лекторы Тимур Какохо. – Күзәтүчеләр инструктаж үтә, аларның фото- видеоматериаллар белән эшли, мессенджерлардан һ. б. файдалана белүләре тикшерелә.

“Чиста сайлаулар өчен” корпусы һәм ТР Иҗтимагый палатасы бәйсез күзәтүчеләрне республиканың барлык 2811 сайлау участогына җибәрергә планлаштыра. Алар барысы да укыган, “Чиста сайлаулар өчен” корпусы юристларының семинарлары һәм лекцияләре республиканың барлык эре шәһәрләрендә үтте.

– Җәмәгать күзәтүчеләренә ярдәмгә корпус экспертлары тарафыннан әзерләнгән “Күзәтүче белешмәлеге” җибәреләчәк. Анда бәйсез күзәтүчеләрнең хокуклары һәм бурычлары күрсәтелгән, мөмкин булган провокацияләргә һәм штаттан тыш вәзгыятьләргә ничек җавап бирү турында инструкцияләр тапшырылган, – дип аңлата Тимур Какохо. “Татарстанда вәзгыять үзәге төзү башлангычы белән “Чиста сайлаулар өчен” корпусының төбәк  бүлекчәсе вәкилләре чыкты. Аны төзегәндә федераль вәзгыять  үзәгенең һәм барлык дәрәҗәдәге сайлаулар үткәрү вакытында эшләгән төбәк үзәкләрнең тәҗрибәсе исәпкә алынды. Татарстанда вәзгыять үзәге 2018 елның мартында – РФ Президентын сайлаулар вакытында да эшләде. 

Фото: право73.рф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев