Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чит ил туристлары дәваланырга Казанга килә

Россиядә теш дәвалау, чит ил туристларының үз илләрендәге бәяләргә караганда, 80 процентка арзанрак.

Узган елда Россиядә күрсәтелә торган медицина хезмәтләре белән 110 мең чит ил туристы кызыксынган, дип яза «Известия». Россия Авыл хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе эксперт-аналитика үзәге үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре шуны раслый. Чит ил туристлары дәваланырга килгән шәһәрләр исемлегендә Казан да бар.

Чит ил гражданнары барыннан да элек стоматология белән кызыксынган: Россиягә сәламәтлеген ныгытырга килгән 110 мең туристның 44 проценты теш табибы хезмәтләреннән файдаланган.

Башка төр авырулардан Казан, Мәскәү, Новосибирск, Санкт-Петербург, Краснодар һ.б. шәһәрләрдә дәваланганнар. Чит ил гражданнары дәваланырга күбесенчә Кытай, Көньяк Корея, Япония, Вьетнам кебек илләрдән килгән.

Хәзерге вакытта Россиядә стоматология хезмәтләре, долларга күчереп исәпләгәндә, чит ил туристларының үз илләрендәге бәяләргә караганда 80 процентка арзанрак. Бу аларга акчаларын янга калдырырга мөмкинлек бирә, дип искәртә Россия Авыл хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең эксперт-аналитика үзәге экспертлары.

Фото: https://pixabay.com | oswaldoruiz

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев