Чүп алтынга әйләнмәсме?
Заводтан куркырга кирәкми! Татарстан Фәннәр академиясе академигы, техник фәннәр докторы Әхмәт Мәзһәров әнә шулай дип ышандыра.
– Чит илләрдә еш булырга туры килә. Аларда мондый заводлар күптән эшли. Әмма анда система булдырылган. Башта чүпне аералар, калганын яндыралар. Безнең халык та шуны аңласын иде. Татарстанда да калдыкларны башта аерып җыячаклар, аннан соң икенчел эшкәртелүгә бармаганнарын яндырачаклар. Самосырово чүплеген карагыз. Әле дә пыскып яна. Активистлар завод салуны зыянлы дип чаң кага, ә менә янып яткан чүплекләр әллә файдалымы? – ди ул. – Завод төзелсә, һавага диоксин чыгачак дип сөйлиләр. Сүзләрендә бераз хаклык бар. Яндырганда мондый матдә аерылып чыга. Әмма яңа заводта температура бик югары булачак. Яз көне дачада берәүнең дә шланг ягуына игътибар бирүче юк. Ул да диоксин чыгара бит.
Чүп яндыру заводындагы яндырылган калдыклар актив күмер белән эшкәртеләчәк икән. Болай эшләгәндә зыяны бетәчәк. Янган чүпнең бер өлеше ташка әйләнәчәк. Мәскәүдә – өч завод, бездә һәм Сочида берәр завод сафка басачак.
– Табигый янып яткан чүплекләргә караганда, бу заводның зыяны бик аз күләмдә булачак. Экологларга каршы килергә түгел, киресенчә, завод төзесеннәр өчен йөрергә кирәк. Дүшәмбедән үзебез дә академия бинасында батареяларны җыя башлыйбыз. Тирә-якка сакчыл караш булса, һәркем үзеннән башласа, хәл җиңеләер. Әйтик, чүпне аерып җыюның бер авырлыгы да юк. Совет заманын искә төшерик. Элек полиэтилен пакетлар юк иде. Халык кибеткә үз букчасы белән йөрде. Сөт, кефир, каймаклар пыяла шешәдә җитештерелде. Аны алыр өчен, өйдәге бушын кыстырып килә идек. Менә яхшы система кайда булган?! Ә хәзер бөтен җирне пластмасса әйберләр, полиэтилен басты. Ә бит пластмасса савытларның зыяны зур. Әйтик, микродулкынлы мичтә җылытканда, ул бик зарарлы, – ди Әхмәт Мәзһәров.
Заводны чит ил белгечләре төзиячәк, безнекеләр хезмәт куячак. Кайбер журналистларның, технологияләр буталмасмы, чит илнеке кебек үк булырмы, дигән соравына академик: “Әлбәттә, бар да иң яхшы технологияләр белән төзеләчәк. Чит ил вәкилләре төзесә дә, үзебезнең инженерлар эшләячәк. Бездә белемле кешеләр җитәрлек. Түбән Камадагы “Танеко” заводын алыйк. Аның технологиясе чүп заводыныкыннан катлаулырак. Аллага шөкер, төзедек. Инде әллә ничә ел эшли. Андагы смена җитәкчесен бирегә директор итеп куйсаң да, ул аны бер дигән итеп башкарачак. Японнар төзесә дә, бездә бәйсез экспертиза ясалачак. Халык курыкмасын! – ди ул.
Тора-бара чүп яндыру кыйммәткә төшмәгәе. Зарарлы матдәләр булмасын өчен, актив күмер белән эшкәртүгә дигән акчаны халыктан җыя башламаслармы? Менә монысы чынлап та проблема булачак. Әле без чүпне бер урынга ташлап та, ай саен фатир өчен килгән коммуналь хезмәтләр квитанциясендәге суммага шаккатабыз. Аерым савытлар куясы була. Ул акчаны да халыктан җыя башласалар? Әхмәт Мәзһәров бу акча мәсьәләсен түрәләр хәл итәр, дип уйлый. Анысын вакыт күрсәтер. Тик менә чүп алтынга әйләнмәсме?
Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев