Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чүп турында да фикерләр күп

Республика түрәләренең керемнәрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе тикшерәчәк. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова әйтте. Билгеле булганча, 1 апрельдә дәүләт хезмәткәрләренең бер төркеме өчен декларация тапшыру чоры төгәлләнә. Хөкүмәт йортында узган брифингта акча гына түгел, чүп мәсьәлә­сен дә кабат кузгаттылар.

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесенең яңа урынбасары Лилия Галимова журналистларга кабат көн кадагында торган мәсьәләләргә карата республика җитәкчелегенең фикерен белдерде. Үткән атнада узган тәүге очрашу белән чагыштырганда, бу юлы каләм әһелләре азрак иде. Казан Кремленең рәсми вә­киле быелгы декларация кампа­ния­сенең яңалыклары турында сөйләде. Тагын ике көннән беренче катего­риягә керүче дәүләт хез­мәткәр­ләре өчен декларация тапшыру чоры төгәлләнә. 1 апрельгә кадәр депутатлар хисап тотарга тиеш. Ә декларация тапшыру кам­пания­сенең икенче өлеше 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.


Лилия Галимова былтыр, кор­рупциягә каршы көрәштә дәүләт сәясәтен камилләштерү өчен, берничә закон кабул ителүен искә төшерде. Хәзер муниципаль түрә­ләрнең керемен шәх­сән Рөстәм Миңнеханов кон­трольдә тота. Моннан тыш, кор­рупциягә каршы көрәш буенча эшне координа­цияләүче комиссия төзелү турында да карар кабул ителгән. Ул түрәләр тапшырган белешмәләр­нең дөреслеккә туры килү-ки­л­мәвен тикшерәчәк. Лилия Галимова әйтүенчә, комиссия эшкә тотынган да инде. Дөрес мәгълүмат тапшырмауга бәйле берничә очрак та ачыкланган. Журналистларга сүзнең кемнәр хакында баруын гына әйтмәделәр. “Документларга бәй­ле берәр шик туса, тикше­рүчеләр бу хакта Президентка мө­рәҗәгать итә. Республика баш­лыгы исә, әлеге өлкәне кон­трольдә тотучы буларак, кор­рупциягә каршы тикшерү үткәрү-үткәрмәү турында карар кабул итәчәк”, – диде Казан Кремленең рәсми вәкиле.


Быел авыл җирлеге башлыкларыннан алып район җитәкче­ләренә кадәр барлыгы 7 мең 986 муниципаль хезмәткәр декларация тапшырачак. Түрәләрнең хатыннары һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре турында да хисап бирәсен исәпкә алганда, 30 апрельгә кадәр Рөстәм Миң­неханов өстәленә 20 меңнән артык белешмә ятачак, дип фаразлады Лилия Галимова. “Әлеге мәсьәләдә Президентның фикере алдан ук билгеле – барысы да ачыктан-ачык һәм закон нигезендә булырга тиеш”, – диде ул.


Хөкүмәт йортында икенче атна рәттән республикада чүп ягу заводы төзелү мәсьәләсен күтәрде­ләр. Бу хакта сөйли башлагач: “Бер яңалык бар”, – диде Лилия Галимова. Проектны тормышка ашырачак инвестор киләсе атнада ук халык белән очрашмакчы икән. Тәүге җыелышка Осиново бистәсе халкын чакырачаклар. Соңрак “Салават күпере” микрорайонында яшәү­челәр белән дә күзгә-күз очрашырга ниятлиләр. Мондый очрашулар үткәрү бик тә кирәк, әлбәттә. Әле узган ялларда гына “Салават күпере”ндә бер меңгә якын кеше, республикада завод төзүгә ризасызлык белдереп, урам­га чыкты. Дөрес, бу – митинг түгел, ә халык җыены иде. Тик ничек кенә аталса да, мәгънәсе үз­гәрми бит. “Татарстан Президенты завод төзү эшендә киң җәмә­гатьчелек фикеренә дә колак салырга кушты. Шуңа күрә инвестор Осиново бистәсендә яшәүчеләр белән очрашу теләген белдерде”, – диде Лилия Галимова. Чүп мәсь­ә­ләсендә дә Президенттан башка булмый.


Очрашуга, белгеч буларак, экологларны да чакырмакчылар. Алар чүп ягу заводы янында яшәүнең бөтен нечкәлекләрен аңлатып бирергә тиеш булачак, күрәсең. Чара үзара таныштыру рәвешендә узачак. “Әзер проект турында сөйләргә иртәрәк”, – диде Лилия Галимова. Казан Кремленең рәсми вәкиленә инвесторның “аз сүзле” булуыннан да зарландылар. Аңлату эшләрен күбрәк оештырсалар, халык та бу кадәр куркуга төшмәгән булыр иде, бәлки. Лилия Галимова “РТ-Инвест” оешмасы эшенә бәя бирүдән баш тартып, журналистларга үз фикерен генә җиткерде. Аның әйтүенчә, Татарстандагы завод – ил күләмендә сафка басачак биш корылманың берсе. Инвесторга аларның барысы турында да уйларга туры килә. “Республикадагы вәзгыятьне бе­ләләр. Президент куйган бурыч та аң­лашыла. Шуңа күрә халык белән аралашу эшен киләсе атнада ук башлаячаклар”, – диде Казан Крем­ленең рәсми вәкиле.


Ул ике атна элек Хөкүмәтнең рәсми порталында башланган тавыш бирү турында да искә төшер­де. Инде хәбәр иткәнебезчә, республикада яшәүчеләргә алдагы дүрт елда төзекләндереләчәк иҗтима­гый киңлекләрне үзләренә сайларга тәкъдим иттеләр. Әлегә барлыгы 56 мең гариза кабул итсәләр, шуның 25 меңнән дә күбрәген Казан халкы юллаган. Форсаттан файдаланып, Лилия Галимова районнарда яшәүчеләрне дә тавыш бирүдә катнашырга чакырды. Әлеге эш 20 майда тө­гәл­ләнәчәк.

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев