ЧЫПЧЫКЛАР БЕЛӘН ДУСЛАШЫГЫЗ
Чыпчык — кешегә иң якын кош. Күпләр аны бакчага, кырларга зыян салучы дип кабул итә. Бу дөрес түгел.
Чыпчык, үсемлек ризыклары белән бергә, аксымлы азык белән дә теләп туклана. Елына өч тапкыр бала чыгарырга җитешә. Аларга бөҗәк ташый, шулай итеп, бакчадагы корткычларның санын киметә. Күп кошлар җирдән бөҗәк эзләп тилмерми, ә чыпчык җирдәге корткычларны да күпләп җыя. Ул гөбләләрне дә юк итә. Канатларын җилпеп, ботактагы корткычларны җиргә сыпырып төшерә. Башка бер кош та болай булдыра алмый.
Көзгә таба бакчага тычканнар җыела. Алар кышларга уңайлы урын эзли. Чыпчык тычкан һәм башка кимерүчеләрне дә азыктан мәхрүм итә. Ул коелган үсемлек орлыклары, бөртеклеләрне дә ашый: җирдә азык запасы калдырмый.
Алдан ук кисәтеп куябыз: бу кошның зыяны файдасыннан күпкә азрак. Бакчачы чарасын күргәндә, бу зыянны тагын да киметә ала. Язын оя ясаганда, чыпчыклар яфрак һәм чәчәк бөреләрен чукый, аларны ояның эчен ясарга яхшы материал, дип саный. Мондый хәл булмасын өчен бакчага кош каурыйлары, мамыгы сибегез.
Чыпчыклар бакчадан ерак китмәсен дисәгез, кышын кошларны ашатыгыз.
Тарихка күз салсак
1958-1962 елларда Мао Цзэдун инициативасы буенча, Кытайда чыпчыкларны кырып бетерәләр. Чыпчык һавада 15 минуттан артык тора алмый. Моны белгән кытайлылар кычкырып, барабаннар кагып, кошларга кунарга мөмкинлек бирми. Хәлсез чыпчыклар җиргә егылып төшә. Рәсми мәгълүматлар буенча, 1,69 млрд. тан артык чыпчык юк ителгән.
Бу вәхшилек Кытай икътисадына кыйммәткә төшә. Бик тиздән кырларда корткыч бөҗәкләр, саранча үрчи, төрле мәгълүматлар буенча, 10-30 млн. кеше ачлыктан үлгән. Чыпчыкларның популяциясен торгызу өчен, илгә Канада һәм СССРдан чыпчыклар кайтартыла. Чыпчык рәсми рәвештә файдалы кош дип игълан ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев