Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чирен яшергән – үлгән

26 июнь – наркотикларга каршы көрәш к­өне

  Наркоманлык – кешенең шә­хе­­­­сен җимерүче каты  авыру. Бу  яман  чиргә каршы көрәш бер кешене дә битараф калдырырга тиеш түгел. Уртак тырышлык ярдәмендә генә безнең көннәрдәге глобаль проблеманы – наркоманияне җи­ңүдә уңай нәтиҗәләргә ирешеп була. Яшүсмерләрне наркомания чоңгылына тартып керткән объектив һәм субъектив сәбәпләр бар. Социаль иминлекнең булмавы, гаугалы тормыш, фатирларны еш алыштыру, бер мәктәптән икенче мәктәпкә күчеп йөрү объектив сәбәпләр исәбенә керә. Тәрбиядә җибәрелгән ялгышлар, ата-аналарның наркотиклар куллануы, укуга теләк булмау, наркотиклар кулланучылар белән аралашу, яшьтән үк алкоголь белән мавыгу, үз-үзеңне расларга омтылу – болары субъектив сәбәпләр. Шуңа күрә һәр ата‑ана, укытучы яшь буынга тәрбия һәм белем бирү эшен шуларны искә алып оештырырга бурычлы. Чиргә бары тик нәтиҗәле профилактика  белән генә  каршы торырга  мөмкин һәм ул чаралар яшүсмерләрне упкынга тартырга теләүчеләр куллаган  ысуллардан көчлерәк булырга  тиеш.  Ата-аналар балаларын һәм  алар белән аралашучыларны игътибар белән күзәтергә, урамның тискәре йогынтысыннан сакларга бурычлы. Тәрбиядә тәнәфесләр юк. Баланың  көндәлек  режимын  аның яшь организмы талчыкмаслык итеп оештырырга кирәк һәм, әлбәттә, сайлаган шөгыле мавыктыргыч булырга тиеш. Файдалы эш яки уен белән мавыккан үсмернең начар гадәтләр турында уйларга вакыты  калмый. Гаиләдә балаларга җылы, эчкерсез мөнәсәбәт атмосферасы тудырылганда алар мөстәкыйль, үз-үзендә ышаныч тоеп үсәчәк. Ә читләштерү,  туктаусыз орышу, акчага  кызыктырып эшләтү тискәре нәтиҗәләр  китерәчәк.

Статистика раслаганча, Рос­си­ядә наркоманнар уртача 13-15 яшьтә. Илдә берничә йөз мең рәсми теркәлгән яшүсмер наркоман бар. Ә чын саннар берничә тапкыр күбрәк булырга мөмкин.

Үсмернең тәртибе белән бәйле проблема туган икән, иң  яхшысы  вакытында  психологка, табиб-психотерапевтка   мөрәҗәгать итү. Чирен  яшергән  – үлгән, диләр. Юкса соңыннан наркоманиядән  яки  алкоголизмнан дәвалану  мәшәкатьләре килеп  чыгуы  ихтимал.

Илшат Мортазин,

табиб-нарколог

фото https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев