Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дагыстанда беренче тапкыр Сабан туе була

23 июньдә Дагыстан авылларында, Төньяк Кавказ һәм Көньяк федераль округында яшәүче татарлар Сабан туена җыелачак.

Меңьелллык тарихы булган татар милли бәйрәме Сабан туе Дагыстанда беренче тапкыр оештырыла. Махачкалада 23 июньдә булачак бәйрәм турында шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткән. Бу турыда ТАСС агентлыгы яза.

Сабан туенда татар милли бәйгеләре, концертлар, көрәш булачак.

Оештыручылар белдергәнчә, Махачкалага бу көннәрдә Дагыстан авылларында, Төньяк Кавказ һәм Көньяк федераль округында яшәүче татарлар җәмгыятьләре, милли-мәдәни автономия вәкилләре җыелачак.

Фото: архив/Регина Хабибуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев