Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дамир Натфуллин Əмирхан Еникинең исеме мəңге онытылмас дигəн фикердə

Татарстан Республикасы мəдəният министры урынбасары бөек əдипне искə алу - зур бурычыбыз, дип саный.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында татар əдибе һəм язучысы Әмирхан Еникинең 110 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичәсе булып узды.

"Тарихи-мəдəни мирас халкыбызның иң зур байлыгы. Аның үсешенə зур өлеш керткəн Əмирхан Еникине искə алу - зур бурычыбыз.

Кичə рухыбызны саклауга юнəлдерелгəн. Бөек əдибебез - Əмирхан Еники исеме мəңге онтылмас, килəсе гасырларга кадəр дəвам итəр", - дип сөйлəде ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Дамир Натфуллин кичəдə ТР Дəүлəт Киңəшчесе Минтимер Шəймиев һəм Мəдəният министрлыгы исеменнəн чəчəк бəйлəме бүлəк итте. 

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев