Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Данис Зарипов белән Ксения Бородина да Аделинага ярдәм итәргә чакыра

Казанның “Ак Барс” командасы һөҗүмчесе Данис Зарипов лимфобласт лейкоз белән авыручы Аделина Абдуллинага ярдәм акциясе башлап җибәрде. Бу хакта ул үзенең дусларына WhatsAppта хәбәр итте.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, әлеге хәбәрдә Данис Зарипов болай дип язган: “Кадерле дуслар. Минем кечкенә, әмма мөһим үтенечем бар. Нәни кызга тиз арада ярдәм кирәк. 8 октябрьгә кадәр 18 миллион сум акча җыярга кирәк. Әти-әнисе теләсә нинди суммага шат булачак. Ул алар өчен бик мөһим!”

Шунысын да искәртик, Алинә Абдуллинаның авыру тарихы язылган аккаунты киң җәмәгатьчелеккә билгеле кешеләрдән тагын бер танылган шәхес — Ксения Бородинаның да үз аккаунтына язылучыларны ярдәм итәргә чакыруы турында хәбәр басуы турында яза.

Аделинага ярдәм итү өчен реквизитлар:

Сбербанк 4276 6200 4512 9644 (тел. 89274293668 — номерга бәйләнгән) Абдуллин Азат Робертович (баланың әтисе)
Сбербанк 4276 6200 3456 4348 (тел. 89510692168 — номерга бәйләнгән) Абдуллина Алина Даутовна (баланың әнисе)
АК БАРС Банк 2200 5301 3163 9759 (тел. 89510692168 — номерга бәйләнгән) Абдуллина Алина Даутовна (баланың әнисе)
PAYPAL: azattat41@gmail.com Абдуллин Азат Робертович баланың әтисе)
КИВИ кошелек: 89510692168

Фото: скриншот инстаграм/saby-rt.ru

http://idel-tat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев