Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Данлыклы швед фрикаделькалары төрек кухнясы ризыгы булып чыккан

Россиягә җиңелеп, Төркия аша Швециягә кайтканда, король үзе белән фрикаделькалар, кофе һәм кәбестә алып кайткан.

Швеция корольлеге үзенең рәсми Twitterында бөтен дөньяга билгеле швед фрикаделькаларының төрек кухнясының шундый ук ризыгына нигезләнгән булуын таныган. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.

Шулай ук Twitterда фрикаделькаларның фотосы куелган һәм тарихы язылган.

“Швед фрикаделькалары рецепты король Карл XII Төркиядән алып кайткан рецептка нигезләнеп әзерләнә. Фактларны танырга тиешбез”, - диелгән хәбәрдә.

Швециянең Уппсальский университеты фәнни хезмәткәре Энни Мэтсон “Анадолу” агентлыгына сөйләвенчә, Россия тарафыннан сугышта җиңелгән Швеция короле Карл XII Госманлы дәүләтендә сыеныр урын тапкан, аннан соң биш ел Молдавиянең  Бендер шәһәрендә яшәгән.

Швециягә кайтканда, король үзе белән фрикаделькалар, кофе һәм кәбестә алып кайткан. 

Фото: pixabay.com/CC0

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев