Игътибар: Декларация бирер чак
Ел саен 30 апрельгә кадәр физик затларның керемнәре турында декларация тапшырырга тиешлекләрен күздә тотып, шушы темага кагылышлы язмалар бирәбез. Быел әлеге кампания соры базарда керемнәрне "күләгәдән" чыгару максатында башланып киткән чараларны гамәлгә ашыру шартларында бара. Болар беренче чиратта кемнәргә кагыла? Россия Пенсия фондының Саба һәм Теләче районнары буенча идарәсе җитәкчесе...
Ел саен 30 апрельгә кадәр физик затларның керемнәре турында декларация тапшырырга тиешлекләрен күздә тотып, шушы темага кагылышлы язмалар бирәбез. Быел әлеге кампания соры базарда керемнәрне "күләгәдән" чыгару максатында башланып киткән чараларны гамәлгә ашыру шартларында бара. Болар беренче чиратта кемнәргә кагыла? Россия Пенсия фондының Саба һәм Теләче районнары буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Фәридә Якупова безгә шул хакта сөйләде.
- Саба районында 651 шәхси эшмәкәр теркәлгән, шуларның 130 ялланып эшләүчеләр хезмәтеннән файдаланучы эш бирүчеләр. Менә шулар беренче чиратта үзләренең яшәү урынындагы салым инспекциясендә теркәлү үтәргә тиеш. Аннары Пенсия фондында һәм мәҗбүри медицина иминиятендә учетка басарга һәм статистика коды алырга кирәк. Шуннан соң эшмәкәргә иминиятләүче сыйфатында теркәлүе турында почта аша хәбәр җибәрелә.
-2015 елда шәхси эшмәкәрләр өчен иминият кертемнәре ничә сум күләмендә билгеләнде?
Шәхси эшмәкәрләр, адвокатлар һәм нотариуслар бернинди керем алмасалар да, пенсия фондына 2014 елда 20727,53 сум күчерергә тиешләр иде. 2015 елда әлеге кертем 22261,38 сум итеп билгеләнде. Әгәр аларның еллык керемнәре 300000 сумнан арта икән, түләүләргә шул арткан сумманың 1 проценты да өстәлә. Мисалга, 2015 елда шәхси эшмәкәр 400000 сум керем ала икән, 22261,38гә 100000 сумның 1 процентын, ягъни 1000 сумны кушасы була. Әлеге 1 процент шәхси эшмәкәрнең хисап чоры өчен салым органнарына биргән керемнәр турында белешмәсе (декларациясе) нигезендә исәпләнә.
-Әгәр эшмәкәр декларация бирмәсә?
-Пенсия фондының районара идарәсендә кереме турында мәгълүмат булмаса, иминият кертеме 8 минималь хезмәт хакы күләмендә (138600) сум эзләп алыначак. Шуңа күрә һәр шәхси эшмәкәр 1 апрельдән дә соңга калмыйча, салым инспекциясенә декларация тапшырырга һәм 300000 сумнан арткан суммадан иминият кертеме күчерергә тиеш. Шушы срокка кертем күчерелмәсә яки тулысынча күчерелмәсә, пеня исәпләнә башлый.
-Шәхси эшмәкәр ялланып эшләүче хезмәтеннән файдаланса, нинди процедуралар үтәргә бурычлы?
-Өч көн эчендә аның белән хезмәт килешүе төзергә һәм бер ай эчендә пенсия фондында эш бирүче буларак теркәлергә тиеш. Шулай ук хисап бирәсе айның 15еннән дә соңга калмыйча үзендә эшләүчеләргә мәҗбүри пенсия һәм медицина иминиятләве өчен кертемнәр күчерергә һәм квартал саен электрон формада хисап бирергә тиеш. Күчерелгән иминият кертемнәре турында хисап бирмәгән очракта эш бирүчегә штраф санкцияләре кулланыла.
-Шәхси эшмәкәрләр нинди электрон сервислардан файдалана ала?
-Россия Пенсия фонды үзендә теркәлгән барлык физик һәм юридик затларга "Түләүченең шәхси кабинеты" электрон сервисыннан файдалану мөмкинлеге бирә. Әлеге сервиска кереп иминият кертемнәре түләргә, исәп-хисапларның дөреслеген һәм тулылыгын тикшереп торырга була. Электрон хисап эшмәкәрнең вакытын янга калдыра. Россия Саклык банкының Татарстан бүлеге белән берлектә гамәлгә кертелгән "Автотүләү" хезмәтенең дә файдалы яклары күп. Ул пенсия һәм иминият фондларына бурычларны һәм пеняларны булдырмаска мөмкинлек бирә.
Шәхси эшмәкәрләр үзләренең һәм ялланып эшләүчеләрнең картлык пенсияләре фондларга күчерелгән кертемнәргә бәйле икәнлеген онытмасыннар иде. Шулай ук хезмәт стажына да иминият кертемнәре тулы күләмдә күчерелгән чорлар гына кергәнлеген истән чыгармаска кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев