Депутатларның хезмәт хакларын киметәчәкләр?!
Хәзерге вакытта депутатлар якынча аена 360 мең сум хезмәт хакы ала.
Әмма аны илдәге уртача хезмәт хакы белән тигезләмәкчеләр - бу якынча 35 мең сум булачак.
Кайбер депутатлар аена хәтта 500 мең сум хезмәт хакы ала икән.
- Без пенсионерларга бюджетта акча булмау сәбәпле каешларын буып яшәргә киңәш итәбез икән, үзебез дә аларга теләктәшлек итәргә тиеш бит, - дигән дәүләт Думасы депутаты, бу идеяны күтәреп чыккан Валерий Гартунг. Әмма аның бу законпроектын мөгаен депутатлар үзләре үк кире кагар. Кыскарткан очракта да, алар акчаларының нибары 20 % ыннан гына колак кагарга ризалашачаклар икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев