Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Диния нәзарәте Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга гуманитар йөк тапшырды

Луганск өлкәсендә урнашкан хәрби подразделениедә хезмәт итүче солдатларның 90 проценты – чыгышы белән Татарстанның Биектау, Питрәч, Саба, Арча, Балык Бистәсе һәм башка район һәм шәһәрләреннән, аларның 50дән артыгы – намаз укучы дин кардәшләр.

   Диния нәзарәте Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөкне илтеп тапшыру өчен оештырылган чираттагы сәфәрнең уңышлы тәмамлануы турында хәбәр итә.

Бу Луганск өлкәсендә урнашкан хәрби подразделениегә өченче командировка булды. Анда хезмәт итүче солдатларның 90 проценты – чыгышы белән Татарстанның Биектау, Питрәч, Саба, Арча, Балык Бистәсе һәм башка район һәм шәһәрләреннән, аларның 50дән артыгы – намаз укучы дин кардәшләр.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте делегациясенең сәфәре йөкне турыдан-туры солдатлар кулына тапшыруы белән кыйммәтле булды. Алар өчен төнлә яхшырак күрергә мөмкинлек бирә торган приборлар, радиостанцияләр, маскировка челтәрләре, колакчыннар, фонарьлар, компаслар, газ плитәләре һәм баллоннар, шөреп борып кертә торган җайланмалар, саморезлар, җылыткычлар сатып алынды. Моннан тыш, аларга туган якларыннан азык-төлек (шул исәптән хәләл тушенкалар), бронежилетлар, шлемнар, шәхси гигиена чаралары, медикаментлар, бинтлар, оекбашлар һәм эчке киемнәр һ.б. илтелде. Бу әйберләрнең авырлыгы 1 тоннадан артып китте.

Гуманитар ярдәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан республиканың барлык почмакларындагы битараф булмаган мөселманнар җыеп тапшырган акчага сатып алынды.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте сугышчыларга кирәкле товарлар сатып алу өчен акча җыюга үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт белдерә. Мобилизацияләнгән татарстанлыларга ярдәм итү дәвам итә. Акча җыюны ТР Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды башкара.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/diniya-nazarate-tatarstannan-mobilizaciyalangan-soldatlarga-gumanitar-iok-tapsyrdy-5876847

Фото https://dumrt.ru/news/news/news_29738.html сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев