Дәүләт Думасында футбол буенча Россия җыелмасын бүләкләргә җыеналар
Футбол командасын һәм оештыру комитеты әгъзаларын хезмәтләренә рәхмәт әйтү өчен Дәүләт Думасына чакырачаклар.
Дәүләт Думасында футбол буенча Россия җыелмасы футболчыларына һәм тренерларына, Россия футбол берлегенә (РФС) һәм Футбол буенча дөнья чемпионатын оештыручыларга Мактау грамоталары тапшырырга тәкъдим иткәннәр. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.
“Әлеге кешеләр хезмәтенә бәйле рәвештә, Россия көчле дипломатик, мәдәни һәм спорт җиңүенә иреште. Әлеге җиңүнең җимешләрен без күп һәм бик күп еллар татыячакбыз”, - диде Дәүләт Думасы утырышы вакытында вице-спикер - Россия футбол берлеге башкарма комитеты әгъзасы Игорь Лебедев.
Футбол командасын һәм оештыру комитеты әгъзаларын хезмәтләренә рәхмәт әйтү өчен Дәүләт Думасына чакырачаклар, диде Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин. Ул шулай ук мундиальне уңышлы уздыруда Россия Президенты Владимир Путинның ролен билгеләп үтте.
Фото: https://pixabay.com | stux
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев