Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәүләт Думасында шау-шу: утсыз төтен буламы?

Бу арада мәгълүмат чаралары зур бер проблема белән мәшгуль булды: Дәүләт Думасы депутаты Леонид Слуцкий өстеннән өч хатын-кыз журналист гаепләү белән чыкты. Баксаң, төрле вакытта әлеге депутат ул журналистларга кул сузган, азгын уйларын җиткергән, ямьсез тәкъдимнәр ясаган. Моны кайберәүләр сәяси уен дип бәяләсә, икенчеләре депутатларның череп таркалуы, азгынчылыгы дип атады. “Коммерсант”, “Ведомости” газеталары, “Эхо Москвы”, “Дождь” кебек теле-, радиоканаллар протест йөзеннән Думадагы хәбәрчеләрен кире чакыртып алды. Бойкотка Татарстандагы мәгълүмат чаралары да кушылды. Әлеге вакыйганы сез ничек бәялисез? Бу очракта кем гаепле дип уйлыйсыз?

Фәндәс  Сафиуллин, Дәүләт Думасының элеккеге депутаты:

 
– Әгәр шундый факт булган икән,  тикшермичә тупас сүзләр белән журналистларны аннан китәргә мәҗбүр итү, кууны бик зур  дуамаллык дип саныйм. Эшнең тамырына төшәргә кирәк. Әгәр раслана икән, андый кешене отставкага җибәрергә. Слуцкий бит – халыкара комитет җитәк­чесе, Россияне чит илләрдә дә күрсәтүче вәкил. Бу вакыйгалар Дәүләт Дума­сының гына түгел, илнең абруен тө­шерә. Әхлак ягыннан бөтен парламентның сә­ламәт түгел­леген күрсәтә. Дума депутаты булганда Слуц­кий белән бер комитетта эшләдем. Аның хакында кеше буларак начар сүз әйтә алмыйм. Ә артык озак депутат булып утырган кеше җавап­сызлыкка күнегә­дер дип уйлыйм. Депутатларны нинди генә закон кабул итсәләр дә, җавапка тартучы юк. Мәк­тәпләрне, телләрне бетерүгә юнәлтелгән законнар да Дума аркылы узды. Эшеңдәге җавапсызлык бозыклыкка да стимул була торгандыр. Парламент ул – халыкның көз­ге­се, ә көзге чис­та булырга тиеш.

Данил Сәфәров, “Матбугат.ру” сайты  хуҗасы:.

 
– Аермачык дәлилләр булмаганда, бер якны да гаепләргә яки якларга ашыкмыйм. Берьюлы 3 хатын-кыз дәгъва белдергән бит. Слуцкий фейсбуктагы битендә алардан гафу үтенү урынына, аларны мыскыл итте. Скриншотлар саклана. Кыз­ларның берсе аудио яздырган. Тагын нинди дәли­л кирәк? Әхлак буенча ко­митетның позициясе гаҗәп: алар сез әхлаксыз рәвештә әйтми-нитми аудио яздыргансыз дип кызның үзен гаепләде. “Ә интим урыннарны тоткалау әхлак кысасына сыямы?” – дип сорады журналист кыз. Бу сорау җавапсыз эленеп калды. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, дәүләт органнарында гына түгел, җәмгыятебездә дә харассмент дигән әйбергә җиңелчә карау бар сыман. “Подумаешь”, “әллә ни бул­ма­ган бит”, “көчләмәгән бит” – шундый сүзләр ишетергә туры килә. Хәтта хупларга да мөмкиннәр: “молодец!”, “дәр­­­маны бар”, “чын мужик!” Бу, чынлыкта, бик куркыныч әй­бер.

Рафис Габделганиев, отставкадагы прокурор:

 
– Әлеге кешенең биогра­фиясенә карасаң, аның чын сәясәтче икәнен аңларга була. Ул биш тапкыр ЛДПР партиясеннән депутат булып сайланган инде. Минем уйлавымча, ЛДПР партиясендә Жи­риновскийны алышты­рыр­лык кеше өчен көрәш бара. Көзен Дәүләт Думасына сайлау булачак. Жири­новс­кийның ЛДПР җитәкче­ле­геннән китүе көтелә. Леонид Слуцкий – аны алмаштырырлык кешеләрнең берсе. Бу вакыйганы аның көндәш­ләре уйлап чыгарган булырга мөмкин. Мин моны сәяси көрәшнең бер алымы дип карыйм. Урындагы кешеләрне гаепләүнең хәзер төрле тех­нологияләре бар. Хатын-кыз­ларга бәйле яла ягуларны “сладкая” технология дип атый­лар, ул Европа сәясә­тендә бик еш кулланыла. 

Римзил Вәли, журналист, җәмәгать эшлеклесе:


– Леонид Слуцкийның соң­гы вакытлардагы гамәл­ләре бер дә кысага сыешлы түгел. Шундый урында утыручыга тәртип кирәк диясе килә. Аңа булган антипиар юктан гына килеп чыкмады. Икенче яктан, журналист ха­тын-кызларның, миңа теге­ләй карады, болай карады, киная бирде, дип сөйләүләре көлке генә түгел, зур фаҗига. Бәйләнгән, оятсыз кешеләр булыр инде ул. Беренчедән, кыска итәк киеп, ирләрне үзләренә каратырга тырышучы хатын-кызлар да очрый. Ирләр кызыга, кызгач, сүз дә кыстыра, тәкъдим ясарга да мөмкин. Сайлау вакытында шундый нәрсә куерту махсус эшләнмәдеме икән, дигән шик тә бар.     

 

Айдар Фәйзрахманов, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле җитәкчесе:


– Мин мондый әйберләрне җәмәгатьчелеккә чыгарып селкемәү ягында. Ул хакта сөйләү, күрсәтү пропаганда шикелле килеп чыга. Кемнәндер шикләнәләр икән,  аның белән шөгыльләнә торган аерым органнар бар. Алар  бу әйберне ачыкларга һәм эшне азагына кадәр җиткерергә, гаепле икән, җәза бирергә тиеш. Бу депутатларга да кагыла. Җәмәгатьчелеккә чыгарып, шау-шу куптарудан нинди файда?  Ә гаиләдә балаларны саклар өчен, ул турыда  аңлатырга кирәк. Әлеге мәсьәләдә балаларның күзен ачу – безнең бурыч.

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев