Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәүләт Думасында үзмәшгульләрнең бер өлешен салымнан азат итәргә тәкъдим иттеләр

Тиешле закон проектын Дәүләт Думасына 2020 елның көзге сессиясенә кертү күздә тотыла.

Россиядә үзмәшгуль гражданның керемнәре яшәү минимумыннан артмаган очракта һөнәри керемгә салымнан азат итәргә тәкъдим иттеләр. Бу хакта инициативаның авторларының берсе — «Гадел Россия» партиясеннән Дәүләт Думасы депутаты Алексей Чепа сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Үзмәшгульлек эшчәнлегеннән кергән табыш яшәү минимумыннан артмаган очракта, һөнәри керемгә салымны киметүне тәкъдим итәргә телибез», — дип аңлатты парламентарий

Депутат әйтүенчә, акча үзмәшгуль кешегә, беренче чиратта, үз эшен үстерүгә кирәк. Шул ук вакытта үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләргә, зур булмаган керем белән, алар аякка баса алсын өчен, өстәмә ташламалар бирергә кирәк, дип саный Чепкунов.

Тиешле закон проектын инициаторлары Дәүләт Думасына 2020 елның көзге сессиясенә кертүне күздә тота. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев