Дәүләт – түрәләр ул (фикер)
“Минем телем – минем дошманым” дигән гыйбарәнең хаклыгына тагын бер мәртәбәле чиновник – Свердловск өлкәсенең яшьләр сәясәте департаменты башлыгы Ольга Глацких төшенде. Кировоград шәһәрендә волонтер балалар белән очрашу вакытында ул: “Яшьләрдә, дәүләт безгә барысын да тиеш, дип аңлау туып килә. Юк, дәүләт сезгә принципта берни дә тиеш түгел. Сезгә сезне тудырган әти-әниләрегез тиешле. Дәүләт алардан сезне тудыруыгызны сорамады”, – диде.
2004 елда нәфис гимнастика буенча Олимпия чемпионы булган Глацких – әле бик яшь чиновник, 2016 елда гына вазифага керешкән. Тик югары чиновникларга хас фикер сөрешен ул бик тиз үзләштереп өлгергән. “Дәүләт ул – без” дигән карашка береккән титуллы ханымнар һәм әфәнделәр инде соңгы вакытларда гына да, әрәмтамак халыкның түрәләр өлешенә кереп, үзенә акча даулавыннан тәмам гарык булып, гавамны үз урынына утырта торган канатлы гыйбарәләрнең тулы коллекциясен тудырып өлгерде. Чиновниклар аңында бу мәсьәләдә фикер уртаклыгы бик яхшы сизелә: бюджет бүлгәндә, иң майлы калҗалар алар өлешенә ыргытыла, аларны сакларга тиешле көч структураларына акча мул итеп бүленә, ә менә чиновниклар җилкәсендә яши дип уйланылган халык онытыла, аңа тамса тама, таммаса – юк.
Шул булган кадәресенә шөкер итәсе урынга түбән катлаулар ризасызлык белдерә, “күктә яшәүче” бюрократияне тәмам аптыратып бетерә. “Чиновниклар – халык хезмәтчесе” дигән алдавыч әйтемгә алдана кара халык. Чынлыкта бит, халык мул итеп салым түли һәм түләргә тиешле. Хезмәт хакына салына торган 45 процентка җиткән туры салымнардан тыш, өстәмә кыйммәт салымы, табышка салым, файдалы казылмаларга салым, мотор ягулыгына һәм башка киң куллану товарларына акцизлар – болар барысы да дәүләт, ягъни чиновниклар яшәсен өчен кирәкле нәрсәләр.
Хезмәт хакыннан берни дә түләмичә, кара базарда хезмәт күрсәткән идән юучы һәм көтүчеләр дә чиста суга чыгарылып беткәч, кемнең кемгә хезмәт иткәне сүзсез дә аңлашылырга тиеш бит инде. Әмма кара халык һаман да төшенеп бетми, шуңа күрә Ольга ханым кебек яшь чиновниклар, туры наводка белән бәреп, сәяси мәсьәләләрдә аны агартырга тырыша. Дәүләттән мәрхәмәт көтмәскә, иң арзанлы ризыклар белән бик аз гына ашап тукланып сәламәт яшәргә, хастаханәгә барсаң, түләүле кабинетларга гына үтәргә һәм башка бик күп вазифаларны сыкранмыйча гына үз җилкәңдә күтәрергә икәнен яңа буын агитатор-чиновниклар аңлатмаса, кем аңлата?
Тик менә мондый революцион пропаганда бик кыйммәткә төшә яңа үзаң формалаштырырга теләгән түрәләргә: аларны эш урыныннан тиз генә очыралар. Халык өчен мондый отставкалар берни дә бирми бирүен: дәүләтнең сәясәте шул ук кала. Салымнар үстерелә, социаль чыгымнар шуларга тиң рәвештә киметелә. Чиновниклар исә каләмнең бер җиңелчә хәрәкәте белән генә үзләренә тиешле хезмәт хакларын үрчетә. Тик менә телнең тик тормавы гына комачаулый бюрократиянең аеруча актив авангардына. Халыкка үз урынын күрсәтү һич кенә дә ярамый. Тавыш чыга. Видеога төшереп, интернетка эләләр. Сайттан сайтка исемең күчеп йөри.
Менә Галцких бит чынлыкта үткән ел гына бик күп керемен югалткан: 4 миллион 250 мең сумлык керем 1 миллион 525 меңгә генә калган. Үз-үзен хөрмәт иткән чиновник шул акчага гына яши аламы? Менә шундый гаделсезлек үзәгенә үткәч, ярып салган инде ул хакыйкатьне. Аны исә аңларга теләмәделәр. Чиновник хәлен чиновник кына аңлый шул. Түрәлек канына сеңгән Владимир Жириновский хәзрәтләре яшь коллегасын аңлады, аны яклап, шунда ук кайнар аваз салды һәм Ольга ханымның нәрсә әйтергә теләгәнен шәрехләп тә күрсәтте: “үзегез булдыра алмасагыз, әти-әниләрегез дә ярдәмгә килмәсә, дәүләт структураларына менә шул чагында гына ышаныгыз” дигән тирән мәгънәле сөземтә чыгарды. Әнә Дәүләт Думасы депутаты Светлана Журова да бик яхшы аңлаган Галцкихның чыгышын. Бернинди зыянлы сүз дә әйтелмәгән, барысы да дөрес дип салпы якка салам кыстырып куйган.
Тик менә дәрәҗәле комментаторлар күпме генә шәрехләмәсен, эш узган инде. Кайсы якка гына борсаң да, әйтелгән сүзләрнең асылы барыбер шул килеш калачак: дәүләттән мәрхәмәт көтмәгез. Яшьләр сәясәтен әйдәүче чиновникның тел төбен яшьләр менә шул урында аңлап туктап калсалар ярый да. Атаклы совет селекционеры Мичуринның: “Табигатьтән без мәрхәмәт көтмибез”, – дигән сүзләренә охшатып, “Хөкүмәттән без мәрхәмәт көтмибез, аны алу – безнең бурычыбыз”, – дип көч куллану юлына басмаса. Яисә: “Дәүләт безгә бурычлы булмагач, без дә аңа тиеш түгел”, – дип салымнар түләүдән, балаларны хәрби хезмәткә озатудан һәм башка мәҗбүриятлекләрдән халык баш тартса. Мәсьәләнең менә шул якларын төптән уйлый торгач, россияле түрәләргә Тэтчер сүзләрен ятлатасы килә: “Хөкүмәтнең акчасы юк, салым түләүчеләрнеке генә бар”. Депутатларны һәм министрларны бергә җыеп, менә шундый сәяси агарту эшен үткәреп алучы берәр лидер барлыкка килерме Россиядә?
Фото: https://ura.news/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев