Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Добрый край-Игелек жире" республика конкурсында җиңүчеләр белән өчьяклы килешүгә кул куелды

Узган ел беренче тапкыр үткәрелгән бәйгедә 11 район һәм 2 шәһәр җиңү яулаган булган. «Добрый край — Игелек җире» конкурсы беренче тапкыр Татарстанда узган  елда «Игелекле эшләр төбәге» конкурсында җиңүчеләр арасында үткәрелде.

Конкурсны үткәрүнең максаты — Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә волонтерлык  бергәлегенең тотрыклы үсеше, кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү һәм иреклеләр (волонтерлык) эшчәнлегенә җәлеп ителгән гражданнар санын арттыру өчен шартлар тудыру.

2020 елда Бөгелмә, Теләче, Яшел Үзән, Мамадыш, Түбән Кама, Лениногорск, Алексеевск, Нурлат, Чирмешән, Баулы, Әгерҗе районнары һәм Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре җиңүче булды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 10 җиңүче һәм 3 махсус приз иясе белән «ТР иреклеләр үзәге», һәр муниципаль районның башкарма комитеты һәм турыдан-туры иреклелек эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешма арасында өч яклы килешү имзаланды.

Нәтиҗәдә, һәр муниципаль волонтерлык үзәге матди-техник җиһазларга (бизәлеш элементлары, тарату продукциясе һәм орг.техникага) ия булды. Шулай ук өч яклы килешү төзү кысаларында төрле яклап ярдәм күрсәтелде.

Чыганак: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев