Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Думага Татарстаннан сайланган депутат табибларны мәктәпкә кайтару тәкъдиме белән чыкты

Борис Менделевич искәрткәнчә, Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитетында «Сәламәтлек» илкүләм проекты буенча эшче төркем булдыру күздә тотыла.

Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Борис Менделевич балалар табибларын мәктәпләргә кире кайтару тәкъдиме белән чыкты. «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында ул шулай дип белдерде.

«Мин «Балалар сәламәтлек саклау системасын үстерү» ярдәмче проектына табибларны мәктәпләргә һәм мәктәп табиблары институтын кире кайтару мөмкинлеген дә өстәр идем. Моны республика проектында да, федераль проектта да тапмадым. Мин укыган вакытта һәр мәктәптә табиб бар иде. Хәзер хәтта шәфкать туташлары да бөтен мәктәпләрдә дә юк», - дип искәртте Борис Менделевич.

Ул билгеләп үткәнчә, Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитетында «Сәламәтлек» илкүләм проекты буенча эшче төркем булдыру күздә тотыла.

«Балалар сәламәтлек саклау системасын үстерү» ярдәмче проекты алдагы алты елга исәпләнгән «Сәламәтлек» илкүләм проектына керә. Аның бурычы – үлүчеләр санын киметү һәм россиялеләрнең гомер озынлыгын 80 яшькә кадәр арттыру.

Фото: https://pixabay.com | stevepb

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев