Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эчмәгәннең яшен сорамыйлар

Татарстанда хәмер белән агуланган һәр өченче кеше үлә. Белгечләр әнә шулай дип куркыта. Ел башыннан бирле рес­публикада яшәүче 146 кеше ялган аракыдан җан тәслим кылган. Моңа карап кына халыкның дәррәү кубып хәмердән баш тартачагына ышану кыенрак. Күптән түгел пәйда булган рейтинг та шул хакта сөйли.

Авылдан күчтәнәч алып килсәк, апам иң беренче эш итеп күрше­сендә яшәүче Нәкыя апага өлеш чыгара иде. Ул да сыйлансын, янәсе. Нәкыя апа Казанга Чаллыдан кү­ченеп килде. Аның ире дә, балалары да юк. Казанга исә бертуганының кызы Алинә чакырды. Иреннән аерылган, өч яшьлек кызын карашырга кеше кирәк, янәсе. Казанда өч бүлмәле фатирга “прописка”га кер­тәм дигәч, Нәкыя апа Чаллыдагы фатирын сатарга ризалаша. Ә башкалага килгәч, көтелмәгән хәлләр башлана. Башта торак саткан акча (Алинә аны банкка салып куям дип сорап алган), аннары яшь әни үзе дә юкка чыга. Кайдадыр эчеп йөри, диделәр. Ире дә шуңа күрә куып чыгарган булган, имеш. Ә Нәкыя апаның пенсия акчасы ике тамакны туендырырга гына җитте...

Исерекбашка барыбер

Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматларына караганда, быелның беренче яртысында белгечләр 10 мең 702 сәүдә ноктасын тикшергән. Нәтиҗәдә 2 мең 200дән артык канун бозу очрагына тап булганнар. Җавап­лылыкка тартылучылар Казан, Чаллы һәм Түбән Камада күбрәк. Быелның гыйнвар–сентябрь айларында 33,5 мең литр ялган аракыны сатудан алганнар. Намуссыз сатучыларга 32 миллион сум күләмендә штраф салынган.


“Роспотребнадзор”ның Татарстандагы идарәсе хәбәр итүенчә, быелның ун аенда республикада хәмер белән агулануга бәйле 431 очрак теркәлгән. Ни кызганыч, 146 кешенең гомерен коткарып кала алмаганнар. “Республикада яшәү­челәр арсында ялган аракы куллану мәсьәләсе көн кадагында тора. Чөнки суррогат хәмер сәламәтлек­кә яный. Агулану, үлем-китем оч­раклары арта”, – диләр идарәнең матбугат хезмәтендә. Ник дисәң, эчкән кешегә диңгез тубыктан. Ул хәмернең сыйфатына да, бәясенә дә карап тормый. Кулына ни эләксә, шуны эчә. Бигрәк тә, очсызрагы булса.


Рәсми мәгълүматларга караганда, илдә 2 миллион чамасы эчкече исәпләнә. Белгечләр исә алар­ның саны дүрт-биш тапкыр күбрәк, дип тәкрарлый. “Акбаш”­ның иң якын дустына әйләнгән бөтен кеше дә табиблар янына барып егылмый бит. Татарстан Сә­ла­мәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, былтыр республикада 30 мең 237 эчкече теркәлгән. Алдагы елны диспансер исәбендә торучылар саны 0,7 процентка күбрәк булган. Барлыгы 775 ке­шегә “хроник эчкече” диагнозын куйганнар. Чирен яшермичә, тәүге тапкыр табибларга мөрәҗәгать итүчеләр саны Алексеевск, Буа, Спас, Аксубай, Балтач, Бөгелмә һәм Югары Ослан районнарында арткан.


Тагын бер куркыныч факт: ил­дә спиртлы эчемлекләр куллана башлау яше 15тән 11гә кадәр төшкән. Хәмер куллану аркасында, бүгенге үсмерләр арасында йөз кешенең кырыгы гына пенсия яшенә кадәр җитәчәк, ди бел­гечләр. Шуңа күрә дә алкогольле продукция сату яшен хәзерге 18дән 21 яшькә кадәр кү­тә­рергә тәкъдим иттеләр. Канун проекты Россия Дәүләт Думасында тикше­рү уза. Илдә яшәүчеләр моңа карата үз фикерен әйтте инде. Бөтен­россия халык фикерен өйрә­нү үзәге үткәргән сораштырудан кү­ренгәнчә, россиялеләрнең 80 проценты яңалыкны хуплый. Респон­дентларның 21 проценты моңа каршы булуын белдергән. Болар – яшь­ләр үзләре, күрәсең. Сораштыруда катнашкан һәр ике ке­ше­нең берсе даими рәвештә хәмер кул­лануның эшкә комачау итүен сизгән. Илдә яшәүчеләрнең 46 проценты ялган аракыдан агулану яки үлү очраклары белән күзгә-күз оч­рашкан. Респон­дентларның 44 проценты исә, хәмерне еш куллану гаилә таркалуга китерә, дигән фикердә. Ә сораштыруда катнашкан һәр өч кешенең берсе эчкече ирдән җәфа чигеп яшәүче гаиләләрне белә.

Үзеңә генә ярый

Былтыр Татарстанда 5,85 миллион декалитр (1 декалитрда – 10 литр) алкогольле продукция сатылган. Алдагы ел белән чагыштырганда, бу 3 процентка күбрәк. 2016 елда 5,67 миллион декалитр хәмер эчкәнбез. Идән астыннан акканын исә тәгаен белеп бетерүче дә юк. Кибеттә бер шешә аракы кимендә 205 сум торганда, арзанлырак көмешкә җитештерү отышлы эшкә әйләнде. Аракыдан агуланучылар саны да, сыйфатсыз, ягъни суррогат хәмер кулланучылар хисабына арта, ди белгечләр. Чис­та спирт болгалтып яки төрле химик сыекчалар ярдәмендә кө­мешкә ясап ятучыларга каршы ничек көрәшергә?


Быелның маенда гамәлгә кер­гән канун нигезендә, өй шартларында этил спирты җитештерү тыела. Сүз шул рәвешле акча эшләргә теләүчеләргә генә кагыла, әлбәттә. Үзегезгә дип кенә көмешкә ясыйсыз икән, штрафтан курыкмасагыз да була. Ничек кенә булмасын, бу эшне яшереп калып булмаячак. Гамәлдәге канун нигезендә, елына 200 декалитр көмешкә җитеш­терүче кеше аппаратны рәсми рәвештә теркәтергә тиеш. Югыйсә хуҗага 5 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр. Аппаратны да алып китәчәкләр. Эшмәкәрләргә исә штраф күләме 50 мең сумга кадәр җитә. Сатучы гына түгел, сатып алучы да кыл өстеннән йөри. Рөхсәт кәгазе, ягъни сәүдә акцизыннан башка, ун литр һәм аннан да күбрәк көмешкә сатып алучыга, мәсәлән, урамнан барганда тотылса, 5 мең сум штраф чәпәячәкләр.


Авылда әлеге төр “бизнес”ка, гомумән, чик куелырга мөмкин. Узган айда гамәлгә кергән федераль канун нигезендә, көмешкә сатып, авыл халкын исертеп ятучы­ларның ишеген полиция вәкил­ләре генә түгел, җирле үз­идарә хезмәткәрләре дә шакый ала. Аларга алкогольне канунсыз рә­вештә сату белән шөгыльлә­нү­че­ләргә беркетмә төзү хокукын биргәннәр. Авылда кемнең нәрсә эшләгәнен һәркем белеп тора. Хәзер исерекләр сукмак салган күршене “акылга утыртыр” өчен, җирлек рәисенә әйтү дә җитә. Ә ул, хакимият органы вәкиле буларак, бер генә мөрәҗәгатьне дә игътибардан читтә калдырырга тиеш түгел.

Сәрхушләр артка сөйри

Безгә шактый тырышырга кирәк әле. Бу атнада илнең “иң аек” төбәкләре билгеле булды. “Трезвая Россия” илкүләм проекты вәкилләре тикшеренү нәтиҗә­ләрен игълан итте. Исемлектә барлыгы 85 төбәк бар. Беренче өч­леккә – Чечня, Ингушетия һәм Дагыстан республикалары эләк­кән. Алардан кала, Карачай-Черкес, Кабарда-Балкар, Белгород һәм Төмән өлкәләре, Ставрополь крае, Волгоград өлкәсе һәм Калмыкиядә вәзгыять яхшы, дигән белгечләр. Татарстан – рейтингның 42 нче бас­кычында. Алтын урталык яхшы дисәләр дә, бу очракта моңа сөенергә дә, көенергә дә белмәс­сең. Күрше Башкортстан, мәсәлән, 32 нче урында. Ә Удмуртиягә 68 нче урын белән канәгатьләнергә туры килгән. Исемлекнең иң соңгы баскычында – Чукотка автономияле округы. Магадан өлкәсе, Ненецк автоном өлкәсе, Сахалин өл­кәсе, Коми, Карелия һәм Камчатка краенда да исерекләр күбрәк.


...Апалар хәзер фатир ишеген ике кат биктә тота. Чөнки күршедә иртә-кич өер-өер исерекләр йөри. Әнисе ташлап чыгып китүен бел­гәч, баланың әтисе кызны үзлә­ренә алып китте. Шуны гына көт­кәндәй, Алинә кире өенә әй­ләнеп кайткан һәм үзе генә дә түгел. Ә Нәкыя апаның кайдалыгын беркем белми. Картлар йортына чыгып киткән икән, дип сөйләшәләр.

Фото: скриншот

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев