Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эчү авариягә китергән

Аек бул, җәмгыятькә лаек бул!

  Агымдагы  елның 23 октябрь  кичендә Юлбат-Калатау юлында авария булуы турында экстрен-сигнал  алына. «Рено» автомобилен йөртүче 28 яшьлек ир-ат юл читенә төшеп, тәгәри. Йөртүчене “Ашыгыч  ярдәм” хастаханәгә китерә. Вакыйга  урынына килеп җиткән  ЮХИДИ инспекторы анда исереклек билгеләре барлыгын   күрә һәм организмында  алкоголь микъдарын  ачыклауга тикшерү узарга тәкъдим итә. Йөртүче башта ризалык  бирсә дә,  соңрак баш тарта. Законлы таләпкә каршы  килүе аны җаваплылыктан  коткармады. Җәмәгать судьясы Дәүләтҗановка 30 мең сум штраф билгеләде һәм 18 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарды.

Материал Саба муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев