Егетең урыс булса…
Күптән түгел генә миңа таныш дус кызым киңәш сорап хат язды.
Егетем урыс, ди, әнием катгый рәвештә каршы ди, безнең араны бозарга гына тора, ди. Миннән киңәш сорасалармы? Мин секундында җавап бирергә әзер ? Холкым шундый, сорамасалар дәшмим, сорыйлар икән, мә тот фашист гранатаны!
1. Иң беренче урында мәхәббәт! Мәхәббәт бар икән — көрәш!
2. Ата-анаңа каршы чыкма.
(Бу ике кагыйдә бер-берсенә каршы килә диярсең син, хм… алга таба укы).
3. Бик ачулы мизгелләрдә: «Бу минем бердәнбер әнием, ул минем күтне юган кеше, ул мине йөзләгән тапкыр үлемнән саклап калган кеше» — дип уйларга киңәш итәм. Ата-ана булырга өйрәтмиләр бит университетларда, кеше ана булуны ничек аңлый, шулай сезне ярата да. Алар тавышы белән эчтән: «Мин сине яратам, бәлки яратуымны җиткерә генә белмимдер» дип тә әйткәлә.
4. Гаиләгез өчен бу тема четерекле булса, бөтен гаилә әгъзалары да аңларлык итеп килешү төзегез. Бу теманы еш күтәрмәска, бәлки бөтенләй күтәрмәскә дип сүз куешыгыз. Бу килешүне әни белән әти, әлбәттә, бозачак (зуб даю ?). Андый очракта, сез каршы әйтмичә бүлмәдән чыгып китегез. Үпкәләтмәгез аларны, ачуланмагыз аларга. Бер биш минуттан соң янәдән бүлмәгә кереп, яңа темага күчегез: «Бәрәңге дигәннән, теге елны сез үзегез утырттыгызмы ул бәрәңгене?» — темалар күп, алдан уйлап куйсагыз да була.
5. Гаиләдә булган бәхәсләр турында егетегезгә сөйләмәгез. Сез кандашларыгызны вакыт узгач гафу итәрсез, ул — юк.
6. Түземле булыгыз. Бәлки, мәхәббәт, чыннан да, узып китәр (әлбәттә, гел бер-берегезне яратып яшәгез, мин каршы түгел, тик тормыш кайвакыт үзенекен итә). Бәлки, вакыт узгач, әнинең күзләре ачылып китәр: «Болар инде елдан артык бер-берсен сөеп йөриләр, мужет бу Михаил, чыннан да, яхшы кешедер», дияр әниегез.
Бәлки кайсыдыр пунктлар башка килмәгәндер хәзер, искә төшсә, комментларда язармын. Сез дә киңәшләр бирегез дус кызыма, мин җиткерергә сүз бирәм ? Һәм онытмагыз: иң беренче урында мәхәббәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев