Эләктерсә... ычкындырмый. Кош гриппы юк, әмма сак булырга киңәш итәләр
“Татарстанда кош гриппы юк, ләкин уяулыкны һәрвакытта да сакларга кирәк. Чөнки авыру эләккән очракта, качып котылам димә”. Белгечләр халыкны әнә шулай дип кисәтә.
Татарстан Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин журналистларга хәбәр итүенчә, ел башыннан Россиядә кош гриппының ике чыганагы гына ачыкланган. Ике очрак та Ростов өлкәсенә туры килә. Безгә якын булган төбәкләрдә, шөкер, хәлләр имин.
Ростов өлкәсендә кош гриппының өч ел рәттән ачыклануы да билгеле булды. Авыру йоктыруның төп сәбәбе кыргый кошлар икән. Татарстанда бу сәбәпле авыру эләктерү куркынычы Кама һәм Идел елгалары тирәсендәге районнарга яный. Бу мәсьәлә дә белгечләрнең контролендә тотыла.
Мәгълүм булганча, узган ел кош гриппы Татарстанның алты районында ачыкланган иде. Ул вакытта авыруның Чуашстан Республикасыннан кергәнлеген әйттеләр.
Татарстанда кош гриппына каршы прививка ясалмый. Россиянең ветеринария һәм фитосанитария буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Евгений Иванов аңлатуынча, кош-корт кош гриппы белән авырмасын өчен, беренче чиратта, профилактика чараларын үтәргә кирәк.
– Бу көнгә кадәр дәвалау чараларының уңай нәтиҗә биргәне юк әле. Кош гриппыннан котылу өчен авыру табылган урындагы барлык кошларны юк итү генә ярдәм итәргә мөмкин, – диде ул.
Сакланганны саклармын, дигән бит. Авыруны булдырмый калу максатыннан, республикада 2012 елдан бирле мониторинг үткәрелә. Быел йомырка һәм кош ите 8216 тапкыр тикшерелгән. Моннан тыш, ел саен укулар уздырыла. Быелдан шулай ук кош-корт сату өчен районнарда махсус мәйданчыклар да булдырылды.
Белгечләр кош-корт сатып алганда ветеринария документлары булырга тиешлеге турында кисәтә. Аны кеше үзе дә сорап ала ала. Шулай ук арадашчылар авылларга китереп саткан очракта, авыл җирлеге башлыклары да кошларның каян китерелгәне, тиешле документларның булу-булмавы белән кызыксынырга тиеш.
– Кайбер арадашчылар моны бюрократик киртә буларак кабул итә. Кош-корт каян кайтарыла, без шуннан документларны соратып алабыз. Әлеге эшләр гадәттә тиз арада башкарыла. Тик бройлер, каз-үрдәк сатып алучылар үзләре дә сак һәм уяу булсыннар иде. Узган елгы кызганыч тәҗрибә киресен күрсәтте. Күпләр кошларның каян китереп сатуларын да белми калган булып чыкты. Зыян күргән хуҗалыкларга акчалары кире кайтарылса да, моның өчен вакыт кирәк булды, – диде Габделхак Мотыйгуллин.
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев