Эльвинаның теләген Кыш Бабай да үти алмый шул...
Балтач районының Түнтәр авылында "пучты апа"ның оныгы Эльвинаны белмәгән кеше юк. Елга буендагы матур, җыйнак, яшел төстәге йортта яшиләр дип, хуҗалары турында җылы сүзләр әйтә-әйтә юлны өйрәттеләр. Шунда без "пучты апа"быз кызы Энҗенең, "бездә адрес буенча кешене эзләп табып булмый", дигән сүзенең мәгънәсенә төшендек. Монда адрес - йорт хуҗасының исеме...
Балтач районының Түнтәр авылында "пучты апа"ның оныгы Эльвинаны белмәгән кеше юк. Елга буендагы матур, җыйнак, яшел төстәге йортта яшиләр дип, хуҗалары турында җылы сүзләр әйтә-әйтә юлны өйрәттеләр. Шунда без "пучты апа"быз кызы Энҗенең, "бездә адрес буенча кешене эзләп табып булмый", дигән сүзенең мәгънәсенә төшендек. Монда адрес - йорт хуҗасының исеме икән.
Эльвина Иванова редакциягә хат юллаган иде. "Мин район газетасы оештырган фотобәйгедә катнашам, җиңәргә ярдәм итсәгез иде", - диелгән иде анда. Гадәттә, мондый хатларга игътибар итмисең, әмма 5 нче сыйныфта укыган баланың "минем әтием дә, әнием дә юк инде" дигән юллары игътибарны аның фотоларына юнәлтте. Беренчесенә сабый "әниемнең мәктәпкә беренче һәм соңгы мәртәбә озатуы" дип аңлатма язса, тавыклар белән төшкәненә "көн дә мәктәпкә озатучыларым" дип язып куйган иде. Бу бала безнең өчен җиңүче дип, бүләкләр әзерләп, аны котлап кайтырга булдык. Сайтыбыздан Эльвина фотоларын күргән татар филармониясе хезмәткәрләре дә балага бүләк әзерләгән иде.
Эльвина безне якын туганыдай каршы алды. Туксан яшьлек Гыйлембану әби, Эльвинаны опекага алган әбисе Әлфинур апа да ачык йөзлеләр, ләкин хәсрәт арты хәсрәт күргәннәре сизелеп тора. Акрын гына үткәннәрне барлыйбыз. Күпне күргән әнине, тома ятим калган баланы яңадан кайгылы үткәннәргә кайтарасыбыз килмәсә дә, сүз үзеннән-үзе шуңа килеп төртелә. Күрдек инде, кызым, дип башлый сүзне Әлфинур апа, түзәрлегең бармы, кодагыйлар йортыннан кыска вакыт эчендә - сигез, бездән биш мәет чыкты бит. Эльвинаның әнисе, кызым Ләйлә 29 яшендә әрәм булды...
Егерме җидешәр басма алдырдым
- Авылымны шулкадәр яратам, шөкер, кызларыма да шушы яратуны сеңдерә алдым бугай. Өчесе дә Балтачтан ерак китмәде. 1972 елның июнендә мәктәптә соңгы кыңгырау чыңлады, ә берничә көннән почтага эшкә урнаштым. Шул көннән бирле 43 ел беркая да китмичә эшләдем дә эшләдем. Лаеклы ялга чыккач та эшләдем әле. Хәзер дә газета-журналларга язылу декадасында чакыртып алалар. Синнән башка булмый, халык та, Әлфинур нигә күренми дип сорый дигәч, сүзләрен тыңлыйм инде.
"Пучты апабыз" халыкның газета-журналларга күпләп язылган чакларын сагынып искә ала. Юкса тарату өчен авылны өчәр кат урарга туры килгән, моның өстенә халыкның түләү кәгазьләрен дә кабул итәргә кирәк. Почта эше шуның белән күңелле дә инде, үзем дә 23-27шәр басма алдыра идем дип шаккатырды ул:
- Бергә эшләүчеләр "нишләп языласың бу кадәр басмага" дип аптырыйлар иде. Почтага килә бит, шуннан карап чык та, аннан язылучысына илтеп бирерсең, дип акыл өйрәтәләр иде. Ә минем диванга кырын ятып тәмләп укымагач, күңелем булмый.
Илле елга якын авыл урамнары буйлап хатлар, газеталар өләшкән апа халыкның шатлыгын да, кайгысын да уртаклашып яши. Үзенә сынаулар килгәч тә авылдашлары ярдәменнән ташламый аны. Ә бит сынауларның ниндиен күтәрергә туры килә:
- Өч кызымны ялгыз үстердем. Ирем Зөлфәтнең кулыннан килмәгән эше юк иде. Аның үлеме сер булып калды...
Әлфинур апаның сүзенә олы кызы Энҗе кушыла:
- Ләйлә авырып китәр алдыннан гына ире Анатолийның туганнары, барлыгы алты кеше (әти-әнисе, абыйсы, аның ике яшьлек кызы, кияүләре, әбиләре) бер-бер артлы берничә ай эчендә үлеп киттеләр. Озак та тормады, үзебезнең әтиебез вафат булды. Аның үлеменә бер ай да булмады, Анатолий да харап булды. Бер-бер артлы кайгы килә торды, Ләйләбезне гүргә иңдергәнгә дүрт ел вакыт узган, ә безгә ул каядыр киткән, һаман кайтып керер төсле.
Кулың әбиеңнеке төсле уңган икән
Әлфинур апаның төпчеге Ләйлә әбисе Гыйлембану апа кебек аш-суга оста була. Гыйлембану апага исә авылда пешекче булып эшли башлаганчы, 7 класс тәмамлаганнан соң ФЗӨгә алынырга, Яшел Үзәндәге хәрби заводта корал ясарга туры килә әле. "14 яшьтән эштә мин, хәзергеләр генә ул 30да да үзләренә урын таба алмый интегә", - ди әби. 90 яшьлек әби заманында заводта корал ясагач, хәрби пенсия алырга тиеш булган. Әмма аны кенәгәдә укыды дип теркәгәннәр дә, эшләгән чорын "онытып" калдырганнар. Гыйлембану апа, булганына шөкер дип, бу мәсьәлә уңаеннан сүз куертмады.
Ләйлә, үзен сыер савучыларга ашарга пешерергә куйгач, эшен менә шушы сабыр әбисе белән киңәшләшүдән башлый. Гаиләңә пешергән кебек пешер, ризыгыңны төрләндереп тор, дип киңәш бирә әби. Әнисе исә кызының тырышлыгын болай искә ала:
- Тәвәккәл бала иде, бернәрсәдән курыкмады. Сыер савучыларга, төзүчеләргә, урман кисүчеләргә пешерде.
Ләйләнең аш-суыннан канәгать калган бригадир, Әлфинур апага килеп рәхмәтен җиткерә. "Булдыклы ла кызың, Әлфинур. Бертөрле генә пешер дисәм дә, өч бригадага өч төрле ризык әзерли, бер иренми", - дип ананың иңнәренә канатлар куеп китә.
- Печән өстендә машина кирәк булса, Ләйләбез таба. Бер елны печәнне кибәнгә өеп бетердек кенә, Ләйлә шалтырата. Әни, "КамАЗ" машинасы таптым, хәзер килеп җитәм. Карасак, рульдә үзе, шофер - пассажир ягында. Менә шундый курку белмәс иде...
Каш ясыйм дип...
Сеңлесе белән район хастаханәсе, республика клиник хастаханәсе юлларын таптаган Энҗе фаҗиганең башын теш пастасыннан күрә:
- Ләйләнең тешләре болай да ак иде инде. Бераз саргайганнары бар дип, агарта торган кыйммәтле паста белән щетка алган. Ике юу белән агартты, дип сөйләгәне истә. Шуннан туктыйсы гына да бит, һаман шул пастаны кулланган, ахры. Ә пастаның рекламасы саллы: табигый кушылмалардан ясалган, бер зыяны да юк... Ике атна эчендә тешләре алдан кителә башлады. Аннан мичтән кубып төшкән акшар кебек коелдылар. Берзаман кайттым, Ләйлә әниләргә килмәгән. Өйләренә киттем. Барсам, ни күрим: муеннары шешкән, нишләптер начар авыру дип уйладым, район хастаханәсенә алып киттем. Анда аны юньләп карамадылар да, Казанда исә анализлар әзер булу белән, 15 минуттан операциягә, дип игълан иттеләр.
Ләйләгә төрле бүлекләрдән 13 табиб җыелып, 6 сәгатьтән артык операция ясыйлар. Җитди эшкә әзерләнгәндә, бернинди гарантия бирә алмыйбыз, авыру азган дип аңлаталар. Баксаң, теш үлекләп казнага да, хәтта үпкәгә дә зыян салган, канга күчеп, сепсис башланган икән. Үлек бик куркыныч нәрсә, ул бер сәгать эчендә ике сантиметр тирәнлеккә китә, кан тамырларын ашый, ди табиблар. Ләйлә белән дә шундый хәл була. Операциядән соң перевязка ясап ятканда, муендагы юан тамыр шартлап өзелә. Табиблар бу юлы да коткарып кала. Аңа барлыгы дистәдән артык операция кичерергә туры килә.
Ләйлә Эльвинасы янына танымаслык хәлдә кайта. Авыз эштән чыккан, ашату шланг аша, сулау бугаздан чыгып торган шланг аша... Ләкин, нинди хәлдә булса да, әни исән, әни янәшәдә. Шатлыкны вакытлыча күңелсезлекләр чикли аламы соң инде?!
- Кызым, әни сезнең җилкәдә яшисем килми, үз йортыма кайтам, хәзер йөрерлек хәлдә бит инде мин, дигәч, каршы килә алмадым. Шулай да Эльвина монда яшәп калды. Үзен карый алса, бик яхшы, ә баланы бугазындагы шлангны алгач янына җибәрербез дип планлаштырган идек. Бер көнне әбисенә шалтыраткан ул. "Нәнә, әнинең кичә генә җирләнгән сыйныфташы чират сиңа дип таяк тоттырып калдырды. Нәнә, минем үләсем килми", - дип шашынып-шашынып елаган. Шушыларны ишеткәч, аяк астымда җир убылган кебек булды. Кулга алсын үзен дип кырысрак сөйләшәм, нишләп әбиеңнең йөрәген телгәлисең, бала, Аллага шөкер, тернәкләнеп киләсең бит инде, дим. Менә күрерсез, мин хаклымы, сезме, диде балакаем...
Шашынып калган әни Эльвинасы янына килә, кызы белән истәлеккә дип фотога төшә. Шуннан соң тынычланып калгандай була да, үз йортына кайтып китә Ләйлә һәм ...төне буе кар көри. Аннары ишек төбенә утыра да, күзләрен мәңгелеккә йома. Кулы кесәсендә, мөгаен, ачкычын алмакчы булгандыр, янәшәсендә көрәге. Утыз яшенә күп тә калмаган, табибларның, син терелдең, дип әйткәнен өзелеп көткән ананың гомере нишләптер әнә шулай өзелә.
Терекөмештәй тере Эльвина
Әлеге вакыйгаларны йөрәге аша үткәргән, сабый акылы белән олылар тормышын аңларга тырышкан Эльвинаның бу гаилә өчен нинди бүләк булганын без әнисе Ләйлә кыйссасын тыңлап бетергәннән соң аңладык. Сабый әбисе белән зиратка йөри, кабер өстендә бөтерелеп-бөтерелеп очкан күбәләкне әнисе җаны итеп кабул итә. Йортта күңелсезләнә башласалар, әле ут чыгартып бии, әле рәсем ясый, бөтен гаиләне кул эшләренә җигә.
Гыйлембану әби ыргак белән бәйләүгә оста булса, Эльвина пластилиннан, кәгазьдән әллә нинди сыннар, картиналар ясый. Әлфинур апа бакчада эшләргә ярата икән. Ул җирнең бер кишәрлеген җир җиләге, каен җиләге кебек урман нигъмәтләре биләмәсенә әйләндерсә, икенчесендә алмалык, өченчесендә үләннәр үстерә. Әлфинур апа 26 төрле үләнне киптереп чәй әзерли. Шул арада оныгының укуда өлгерешен, төрле бәйгеләрдә ничәнче урында баруын да күзәтергә өлгерә. Эльвина бу бәйгеләрне, йорттагылар хәсрәттән арынсын дип уйлап таба сыман тоелды безгә. Зирәк сабыйның фикерләве дә олыларча бит. Кыш бабайга юлланган хатын гына алыйк. Үзенең тормышын бәян иткәннән соң, мин теләгән бүләкне хәтта син дә ясый алмыйсың шул дип тәмамлаган әнә.
Әти-әнисеннән калган кредитларны капларга да әбисенә Эльвина ярдәм итә. Бәйрәмнәрдә, туган көнендә үзенә бүләк иткән акчаларны "копилка"сы белән банкка алып барган. Әбисе түләгәндә "боларны да куш" дип үтенгән икән. Ә ярдәм итүчеләр, шөкер, шактый. Колхоз рәисе Рамил Гыйльмуллин да, районның җирне теркәү палатасы җитәкчесе Илдар Сафиуллин да баланы да, гаиләне дә ярдәменнән ташламый икән.
Эльвина бик тырышып укый. Дәү үскәч полициядә эшләячәкмен, ди. Әтисе Анатолий милиционер булган. Вафат буласы көнне эшенә салмыш килеш барган. Шуңа да карамастан, аңа корал биргәннәр. Сабый күңелендә сораулар шактый. Ачылып китмәсә дә, аңлашыла, зур үскәч ачыклармын дигән уй белән яши ул.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев