Ерак арага йөрүче поездларда хәләл ризык барлыкка килергә мөмкин
Якын арада көнчыгыш һәм көньяк юнәлештә ерак арага йөрүче поздларда хәләл азык-төлек пәйда булырга мөмкин.
Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр итә. Шул хактагы килешүгә Мөфтиләр шурасы һәм Россия тимер юлы вәкилләре очрашуы вакытында киленгән. "Этно-мөселман факторының Россия җәмгыятендәге әһәмияте үсеше компания эшчәнлегенә дә тәэсир итә. Иң мөһим бурычларның берсе: мөселман-пассажирларның соравына тиз арада җавап бирү - ихтыяҗларын канәгатьләндерү", - диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев