Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эш башлаучы фермерларга ярдәм итүгә грантлар бирү өчен проектлар сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалды

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы фермерларга ярдәм итүгә грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясау турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 250 млн. сум тәшкил итте.

Конкурска гариза биргән 136 крестьян (фермер) хуҗалыгыннан 63 КФХ бүленгән акчалар лимиты кысаларында грантка ия булдылар. Эш башлаучы фермерларга ярдәм итү өчен өстәмә акчалар бүлеп бирү тәртибенең 3.12 пункты нигезендә 2020 елда тагын 45 КФХ өстәмә конкурс үткәрмичә генә грант алачак.

Җиңүчеләрнең тулы исемлеге белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында сылтама буенча танышырга мөмкин.

Грант алучыларның күпчелеге терлекчелек юнәлешендәге проектларны гамәлгә ашырачаклар: сөтчелек фермалары, эре мөгезле терлекләрне симертү, кошчылык, ат үрчетү, сарыкчылык, балыкчылык буенча, шулай ук җиләк-җимеш культуралары һәм яшелчә үстерү проектлары да бар.

Грантлар техник-икътисадый нигезләү нигезендә максатчан чыгымнарны финанслашу шартларында эш башлаучы фермерларга ярдәм итү өчен бирелә. Грантларның күләме, КФХның үз акчаларын һәм аның чыгымнар планын исәпкә алып, конкурс комиссиясе тарафыннан билгеләнде.

«Соңгы елларда авыл хуҗалыгы җитештерүен автоматлаштыру һәм авыр кул хезмәтен техника белән алыштыру исәбенә авыл хуҗалыгында, аерым алганда, агросәнәгать комплексы оешмаларында эшләүчеләр саны кими бара. Шуңа бәйле рәвештә, аларны эшкә урнаштыру, эш белән тәэмин итү, керем белән тәэмин итү проблемасы барлыкка килә, шуларны хәл итү өчен республикада үзара бәйле чаралар комплексы эшләнде. Эш башлаучы фермерларга ярдәм итү программасы авыл җирендә яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга, авыл халкын эш белән тәэмин итүгә, авылда яшьләрнең эшлекле активлыгын күтәрүгә, авыл тормыш рәвешен саклап калуга юнәлдерелгән. Бу кешеләр киләчәктә үзләрен тулысынча авыл тормышына багышларга телиләр, без дә аларга ышандык, сайлап алынган проектларны тормышка ашыруда уртак уңышлы эшләр телибез», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.

Министрлык эш башлаучы фермерлар тарафыннан акчаларның максатчан тотылышын контрольдә тотачак.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев