ЭШ УРЫНЫН ХӘБӘР ИТМӘГӘН
Район прокуратурасы җаваплылыгы чикләнгән “Мелиорация-Строй” җәмгыятендә коррупциягә каршы тору турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
“Коррупциягә каршы тору турында”гы Федераль закон нигезендә, дәүләт хезмәте вазыйфасын биләгән гражданин дәүләт хезмәтеннән киткәннән соң, ике ел дәвамында, оешмада хезмәт килешүе шартларында вазыйфалар биләүгә һәм (яки) бу оешмада гражданлык-хокукый килешүе шартларында бер ай эчендә йөз мең сумнан артыграк бәягә эшләр башкаруга (хезмәтләр күрсәтүгә) хокуклы. Эш бирүче дәүләт яки муниципаль хезмәт башкаручы белән хезмәт яисә гражданлык-хокук килешүе төзүе турында аның соңгы эш урынына 10 көн эчендә хәбәр итәргә тиеш.
Тикшерү күрсәткәнчә, 2017 елның июнендә инспекциядән үз теләге белән эштән киткән өлкән дәүләт салым хезмәткәре “Мелиорация-Строй” жәмгыятенә эшкә кергән. Шуңа да карамастан, җәмгыять җитәкчесе аны эшкә алуы турында 10 көн эчендә салым инспекциясенә хәбәр итмәгән. Нәтиҗәдә аңа карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.29нчы маддәсе нигезендә эш кузгатылып, чара күрү өчен, район судына җибәрелде. Әлеге административ материал судта каралып, директорга 20 мең сум күләмендә штраф салынды.
Энҗе Фәйзетдинова,
район прокуроры ярдәмчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев