Эше барның салымы бар
Үзмәшгуль кешеләргә эшләргә ирек бирегез! Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз-үзен эш белән тәэмин итүчеләрне артык тикшерүләр белән борчымаска чакырды. Бу хакта ул республиканың Финанс министрлыгы, Салым федераль хезмәтенең һәм Федераль казначылыкның Татарстан буенча идарәләренең уртак коллегиясендә әйтте.
Утырышта 2018 елда республиканың тупланма бюджетының үтәлеше йомгаклары һәм киләсе елга бурычлар турында фикер алыштылар. Коллегиядә илнең беренче вице-премьеры Антон Силуанов та катнашты. Быел Татарстанның тупланма казнасы 316,4 миллиард сум тәшкил итәчәк дип фаразлана. Финанс министрлыгы мәгълүматларына караганда, ел азагына кадәр республика бюджетына 228,5 миллиард сум акча керергә тиеш. Салымчылар әйтүенчә, быел табышка салым 100 миллиард сумга якын тәшкил итәчәк. Моннан тыш, физик затларның кеременә салым 74 миллиард сум чамасы булыр дип көтелә. “Шулай ук агымдагы ел нәтиҗәләре буенча җиргә салым 8,1 миллиард сум дәрәҗәсендә фаразлана”, – диде Салым федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин.
Республиканың тупланма бюджеты чыгымнары 329 миллиард сумга җитәчәк, диделәр утырышта. Быел бюджет тармагы хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыруга, социаль-мәдәни биналарны яңартуга, иҗтимагый инфраструктураны үстерүгә бәйле республика программаларын гамәлгә ашыруга өстенлек биргәннәр. Ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанның эчке тулай продукты һәм сәнәгать җитештерүчәнлеге индексы күрсәткечләре 101 проценттан да узып киткән, төзелеш эшләре былтыргы дәрәҗәдә башкарылган, ваклап сатуда үсеш 5,6 процент тәшкил иткән.
“Әлеге күрсәткечләр – республика предприятиеләренең һәм дәүләт органнарының уртак тырышлыгы нәтиҗәсе, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Республикада бурычларны бетерү юнәлешендә дә зур эш алып барыла”. Чыгымнарга бәйле бурычларны үтәү өчен, уңай күрсәткечләрне саклап калу мөһим, дип тә искәртте республика башлыгы.
Антон Силуанов билгеләп үткәнчә, Татарстан федераль үзәк тарафыннан куелган бурычларны уңышлы рәвештә тормышка ашыра. “Киләсе елга билгеләнгән бурычлар турында сөйләгәндә, Россия Президентының Май указларын үтәү мөһим, – диде ул. – Без инвестицияләр, яңа эш урыннары турында сөйлибез. Әлеге һәм башка бурычларны нәкъ менә төбәкләр хәл итә. Татарстан үрнәгендә моның ничек томышка ашырылуын күрәбез”.
Киләсе елда илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда, үз-үзен эш белән тәэмин итүчеләргә салым кертелү турында да искә алдылар. Керемне рәсмиләштерү күзәтүче органнарга бәйләнү өчен сәбәп булырга тиеш түгел, дигән фикер белдерде Президент. Моны Антон Силуанов та хуплады. Ул, үзмәшгульләргә уңай шартлар тудырырга кирәк, диде. Тимерне кызуында сугып, Татарстанның баш салымчысыннан әлеге юнәлештә нинди эшләр башкарылуы турында да кызыксынды.
“Халыкка бу эшнең уңайлы һәм җиңел икәнен аңлатырга кирәк. Салым ставкасы минималь дәрәҗәдә билгеләнә. Физик затларга ул керемнең 4 проценты булса, оешмалар өчен 6 процент тәшкил итәчәк”, – диде Марат Сафиуллин. Төрле ведомстволар аларга эшләргә комачау итәргә тиеш түгел, дип тә әйтте. Мәсәлән, өйдә торт пешерүчеләрнең тәгәрмәченә Роспотребнадзор вәкилләре таяк тыгарга мөмкин. “Әлеге мәсьәләне муниципаль хакимият органнарыннан башка хәл итеп булмаячак. Ярар, кеше үзмәшгуль буларак теркәлде, ди. Тикшерүчеләр, көн саен килеп, аның тортны ничек пешергәнен карап торачакмы? Шикаятьләр бар икән, килсеннәр, тикшерсеннәр. Ә болай кешегә ник комачау итәргә? Бу эшкә бик сак карарга кирәк”, – диде Рөстәм Миңнеханов. Билгеле булганча, яңа салым киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк. Татарстаннан тыш, Мәскәү шәһәрендә, Калуга һәм Мәскәү өлкәсендә үз-үзен эш белән тәэмин итүчеләргә салым түли башларга туры киләчәк. Үзмәшгульләрнең еллык кереме 2,4 миллион сумнан артмаска тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев