Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшләүче пенсионерларга пенсияләрен индексацияләмиләр

Силуанов тупланган индексацияне эшләүче пенсионерлар пенсиягә чыкканда исәпкә алыначагына ышандырды.

Россия Хөкүмәте эшләүче пенсионерлар пенсияләрен индексацияләү яңа пенсия реформасы кысаларында  максатка туры килми дип исәпли. Бу хакта Россиянең беренче вице-премьеры, финанс министры Антон Силуановка сылтама белән, ТАСС хәбәр итә.

Хөкүмәт фаразлары белән чагыштырганда, эшләүче пенсионерларның хезмәт хакы үсеше темплары чагыштырмача югары, дигән Силуанов Федерация Советында чыгыш ясаганда.

Министр сүзләренчә, пенсиягә чыкканда тупланган индексация пенсионер белән тулаем хисап ясаганда исәпкә алыначак.

Силуанов әлеге концепциянең нигезе бар дип аңлаткан. Чөнки реаль керем арта бара һәм әлеге алымга үзгәрешләр кертү хәзерге вакытта максатка ярашлы түгел, дигән ул.

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев