Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЭШСЕЗ АВЫЛ – КИЛӘЧӘКСЕЗ

Мәгълүм булганча, 1-3 мартта Казанда VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены булды. Анда Россиянең 37 төбәгендәге татар авылларыннан, шул исәптән Татарстан районнарыннан 750 кеше – кече бизнес, фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар вәкилләре катнашты.

Шул уңайдан безнең районнан җыенга барган шәхси эшмәкәрләрнең  әлеге чарада  алган тәэсирләре белән уртаклашуларын үтендек. Шәмәрдәндәге “Камелия” мебель кибетләре хуҗасы Айдар Мәүлетов теплицалар һәм чүкеп капка-коймалар  ясау эшен дә җәелдерде. Җитештерү мәйданчыгы өчен 0,32 гектар җирне  Эзмәдән  алуы  аеруча хуплауга  лаек. Чөнки бу  авылда әле,  сатуны исәпләмәгәндә, бер генә шәхси эшен  ачкан кеше юк иде. Җыенның пленар утырышында Президент Рөстәм Миңнеханов та: “Без авылны хөкүмәт хисабына гына күтәрә алмыйбыз. Авылларда сезнең кебек эшмәкәрләр булмаса, эш булмаса, авылның киләчәге һәм тормышы юк”,– дип сөйләде. Моннан тыш республика җитәкчесе татар эшмәкәрләренә демография мәсьәләсенә дә игътибар бирергә кушты. Айдарны  күп балалы гаилә үрнәге дияргә була. Гаиләсендә ике кыз, бер малай үсә. “Җыенда катнашу миңа яңа идеяләр дә бирде, анысы хәзергә сер булып  калсын. Иң  мөһиме, эшлим дигән кешегә булышу барлыгын аңладым.   Әйтик, пленар утырышта  эшмәкәр Дамир Шәйхетдинов Түбән Әлки авылында күпер салуда ярдәм сорады һәм  Рөстәм Миңнеханов Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрына тиешле  күрсәтмә дә бирде. Безгә  Әлкигә барып, бертуган  Шәйхетдиновларның җитештерү базаларын карау мөмкинлеге дә тудырдылар. Алар үсемлек мае җитештерәләр һәм  көнбагыш кабыгын да әрәм итмиләр, бетонга кушалар. Шәйхетдиновлар шунда ук авыл хуҗалыгы машиналары, тракторлары өчен көн дә кирәге чыга торган май шлангларын да санаулы минутлар эчендә эшләп бирәләр. Бу объектлар төзелешенә дәүләттән бер сум да алмаганнар. Дамир Шәйхетдиновның заманча төзелгән зур-зур автомобиль гаражларын, продукция эшкәртү биналарын зур кызыксыну белән карадык”, – диде  А.Мәүлетов. Аның белән  җыенга барган Олы Нырты  авылы  егете Илфар  Шәмсетдиновта да эшмәкәрләр белән очрашу  уңай тәэсирләр генә  калдырган.  “Җыен  көннәре заяга  узмады, яңалыкларга, тәэсирләргә бай булды. Башка төбәкләрдән килгән эшмәкәрләрнең  үз авылларын күтәрү, үстерү өстендә эшләүләре безнең барыбыз өчен дә үрнәк. Без эшмәкәрлекнең авылны саклаудагы ролен күрсәтергә теләделәр, бу миңа да әтиләр эшен дәвам итәргә кирәклегенә рухи  көч бирде”, – диде 3 миллион сум грант отып эш башлаучы фермер Илфар Шәмсетдинов.

Фото: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев