Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юмор кешене төрле четерекле хәлләрдән дә коткара

"Көлке көне"н күрмәмешкә салышучылар да аз булмас.

Шулай да шаяра, көлә белүчеләр гомер юлында очраган күңелсезлекләрне, борчу-михнәтләрне җиңү өчен көч туплый алырга сәләтле. Ә менә 1 апрель шаяртуларын аңламаучыларга исә юмор хисен булдыру өстендә "эшләргә" кирәк дип киңәш итәсе генә кала.

Ник дигәндә, көлке тормышыбызның аерылгысыз өлеше ул. Юмор тойгысына ия кеше чынбарлыкны жиңелрәк кабул итә. Ә инде тормышның котылгысыз чынбарлыгын ничек бар - шулай кабул итсәң, акылыңнан да язуың бар. Юмор тойгысы кешеләр белән аралашканда да бик кирәк, чөнки ул киеренкелекне йомшарта, береңне яхшырак аңларга ярдәм итә. Көлә белеп көлгәннәргә яшәве дә күңеллерәк. Кайчак нәкъ менә шул юмор кешене төрле четерекле хәлләрдән дә коткара. Бер генә мисал. Берәүнең мәҗлестән чыгып, ике генә адым атлавы була, ике ягыннан ике "мент" эләктереп тә ала. Машиналарына утырталар да, беркетмә төзи башлыйлар. Күпме эчкәнен язып, беркетмәгә кул куярга кушалар. Исерек дип әйтерлек булмаса да, кызмача ир "99,9 грамм" дип яза. Тәртип сакчылары әлеге санны күргәч, көлеп җибәрә, йомшап китәләр. Юморлы теле ошый егетләргә. Сөйләшә-көлешә торгач, болар мәжлестән кайтучыны яшәгән йорты янына ук китереп, шунда калдырып китәләр. Биредә 99,9 саны "тулып җитмәгән" дигән мәгънәне аңлатмый. Әйбер бәяләренә күз салыгыз әле, кайберләренә түгәрәкләр өчен нәкъ "1" саны җитми. Кыскасы, киләчәктә 99 сумлык акча чыгачагы турында да сүзләр йөри. Дөрес булса...

Ф.Хәмитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев