Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Федераль агентлык һава торышы начар булганда да юлга асфальт салырга рөхсәт бирде

Шулай да асфальтны кар өстенә салырга рөхсәт ителми.

Федераль юл агентлыгы (Росавтодор) технологик процессны саклап, һава торышы начар булганда да асфальт салырга рөхсәт итте. Бу хакта РИА Новости юл агентлыгы вәкиленә сылтама белән хәбәр итә.

Агентлык әңгәмәдәше Федераль юл агентлыгында асфальтны кар өстенә салырга рөхсәт бирмәгәнлекләрен әйткән.

Федераль юл агентлыгы тармак фәнни җәмгыяте эшләгән методик тәкъдимнәрне килештергән. Алар нигезендә барлык технологик процессларны саклап, кайнар асфальтобетон измәсен һава температурасы җылылык 5 градустан алып, 10 градуска кадәр салкын булганда яисә яңгыр һәм кар сибәләгәндә асфальтобетон катламын эшләргә ярый.

Росавтодор вәкиле аңлатканча, моны юл-төзелеш сезонын искәрмә булган очракларда, мәсәлән, тиз алмашынучан һава торышы булганда, тиз узучан кар-яңгыр яуганда туктатмас өчен кирәк.

Фото: https://pixabay.com | Antranias

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев