Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фитофторозны ничек булдырмаска?

Сорау: Узган елның сентябрендә, көзге яңгырлар башланган мәлдә, шактый каты авырып, хастаханәгә кереп яттым, шунлыктан дачама бара алмадым. Больницадан чыккач ук, ашкынып, бакчама киттем. Ә андагы аянычлы хәлне күргәч, ихластан борчылып, чүт кенә инфаркт алмадым. Нарасый баланы баккандай, ничәмә-ничә ай кадерләп үстергән, ике атна элек кенә күпереп торган, мул уңыш...

Сорау: Узган елның сентябрендә, көзге яңгырлар башланган мәлдә, шактый каты авырып, хастаханәгә кереп яттым, шунлыктан дачама бара алмадым. Больницадан чыккач ук, ашкынып, бакчама киттем. Ә андагы аянычлы хәлне күргәч, ихластан борчылып, чүт кенә инфаркт алмадым. Нарасый баланы баккандай, ничәмә-ничә ай кадерләп үстергән, ике атна элек кенә күпереп торган, мул уңыш вәгъдә иткән бәрәңгемнең яфракларына, эре, тәмле помидорларын көчкә күтәреп торучы томатларыма фитофтора зәхмәте төшкән иде. Кап-кара көйгән үсемлекләремне кызганып, яннарына утырып еладым. Хезмәт җимешләрем тулысынча юкка чыкканга бик нык көендем. Гәҗитегезнең «Бакчачы почмагы»нда бу явыз чиргә каршы көрәшү юлларын тәфсилләп язмассызмы икән?

Хөрмәт белән, сезне яратып укучы

Гөлфия ГЫЙСМӘТУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Гөлфия ханым хаклы, фитофтороз пасленчалы культуралар өчен бик куркыныч чир. Аның гөмбәчекләре дымлы, бераз салкынча һава торышында бик тиз үрчи, бәрәңге, томат куакларын зарарлап, 2-3 тәүлектә тәмам эштән чыгара ала. Чирнең беренче билгеләре яфракта коңгырт таплар рәвешендә пәйда була. Санаулы вакыт эчендә гөмбәчекләр колониясе томат, бәрәңге сабакларын, өлгереп килүче помидорларны, бүлбеләрне черетергә керешә. Әгәр вакытында сизеп алып, зарарлана башлаган бәрәңге сабагын чабып, читкә чыгарып яндырмасаң, икенче икмәгебезне черетеп юк итәргә дә күп сорамый.

Үсемлекләрдәге гөмбәчек чирләрен составында бакыр булган фунгицидлар - бакыр купоросы, бордос сыекчасы, бакыр хлор окисе (ХОМ) сибеп дәвалыйлар. Әмма помидорлары өлгереп җитеп килгән куакка аны ничек сибәсең? Күрәләтә химикат белән агуланган яшелчә ашап булмый бит инде!

Составында табигый бактериаль матдәләре булган үсемлекләрне, аш содасын, йодны, кайбер азык-төлек продуктларын кулланып, сәламәтлек өчен чагыштырмача зыянсыз биофунгицидларны үзебез дә ясый алабыз. Рецептлары берничә. Профилактик чараларны чиратлаштырып куллану күпкә отышлырак.

Боламык: 5 литр суга 1 аш кашыгы аш содасы, 3 аш кашыгы үсемлек мае, 1 чәй кашыгы сыек сабын кушып болгаткач, шунда ук махсус сиптергечтән үсемлекләр өстенә бөркибез.

Ылыс кайнатмасы: 1 литрлы банка чыршы яки нарат ылысын ярты литр суда 5 минут кайнатып сөзгәч, 5 литр су белән сыеклап, 1,5 аш кашыгы (30 гр) хуҗалык сабыны кушып болгатабыз. Сыекча әзер булуга, үсемлекләрне шуның белән коендырабыз.

Сыер тизәге төнәтмәсе:1 көрәк чи сыер тизәген 1 чиләк суга болгатып, бәрәңге, томат сабаклары өстенә себерке белән сибеп чыгабыз.

Кычыткан төнәтмәсе: 1 кг кычытканны турап, 3 л суда 1 тәүлек төнәтәбез, 30 гр хуҗалык сабыны кушып болгаткач, сөзеп, үсемлекләргә бөркибез.

Сарымсак төнәтмәсе: 200 грамм сарымсакны яки аның яшел укларын иттарткычтан чыгарып, 1 стакан су кушып болгатып, 2-3 көн төнәткәч, сөзеп алабыз. 10 литр су белән сыеклап, шуңа 20 гр йод, 30 гр хуҗалык сабыны кушып болгаткач, үсемлекләр өстенә сибәбез.

Сөт яки эремчек суы: 2 литр сөткә яки эремчек суына 1 стакан шикәр комы салып эретәбез, 10 л суда сыеклап, үсемлекләргә бөркибез.

Көл кайнатмасы: 0,5 кг көлне 3 литр суда ярты сәгать кайнатып сөзеп, 30 гр хуҗалык сабыны кушып болгаткач, 10 литр су белән сыеклап үсемлекләр өстенә сибәбез.

Танышларым арасында фитофторозга каршы метронидозол эретеп сибүчеләр бар. Бу көчле дару гөмбәчекләрне үтерә, тик аның белән эшкәртелгән помидорларны ашаган сабыйларда аллергия килеп чыгуы ихтимал. Шәхсән үзем, чирне алдан кисәтү йөзеннән, үсемлекләрне тыгыз утыртмаска тырышам, араларын кояш төшәрлек, җил йөрерлек итеп калдырам. Су сипкәч, томат төпләрен күкси башлаган коры печән белән мүлчәлим, андагы гөмбәчекләр фитофтора чирен тудыручы «дошманнарын» юк итәргә сәләтле. Бер елны яфракларына тап төшә башлаган помидор куакларым өстенә күп итеп сарымсак уклары элеп чыктым. Су сипкәндә суган кабыгы төнәтмәсе өстәп җибәрү отышлы. Томат сабагын тишеп, бакыр тимерчыбык урап куючылар бар. Һава торышы коры торганда, түтәлләрне фунгицидлар белән ике атнага бер мәртәбә, яңгырлар чорында 4-5 көн саен эшкәртү зарури. Теплицага җылы суны көннең беренче яртысында, үсемлекләрнең яфракларын, сабакларын чылатмыйча сибү зарури. Түшәмдә салкын тамчылар барлыкка килмәсен өчен, корылманың форточкасын даими ачык тоту, ишекләрен ачып җилләтү мәҗбүри. Бу шартларны төгәл үтәсәк, үсемлекләр фитофторозга бирешмәс, мул уңыш алып сөенербез.

Хәмидә ГАРИПОВА,

Казан шәһәре

http://beznen.ru/basma/2017-27/fitoftorozni-nichek-buldirmaska/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев