Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәнис Яруллинның 80 еллыгына багышланган кичәне “Татар-информ” онлайн күрсәтә

9 февральдә 18.30 сәгатьтә булачак концертны онлайн карау өчен сылтама - http://tatar-inform.tatar/internet-tv/161.

үген Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була. Кичәне “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайты аша онлайн да карап булачак. Башлана – 18.30 сәгатьтә.

Онлайн карау өчен сылтама - http://tatar-inform.tatar/internet-tv/161/

Кичәдә язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, театр, эстрада артистлары, шагыйрьнең якташлары катнашачак. Фәнис Яруллин әсәрләрен, аның щигырьләренә язылган җырларны Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев, Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев, Асаф Вәлиев, Татарстанның атказанган артистлары Рәсим Низамов, Илфат Камалиев, Гөлнара Тимерҗанова, Лилия Хәйруллина, ИлГәрәй, Чулпан Йосыпова, Саҗидә Әхмәтҗанова, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары, шагыйрьнең якташлары – Баулы районы сәхнә осталары башкарачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Сценарий авторы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Индус Сирматов. Кичәнең режиссеры – Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин.

Фото: http://tatar-inform.tatar

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев