Франциядән хат
Мин Австрия татарлары җитәкчесе Рива Җамал кызы Рюдиссер, электрон адресыбызга җибәрелгән “Саба таңнары” газетасы материаллары белән танышып барам.
Зөлфәт Галимовның “Күршеләр – иң якын кешеләр” исемле хәбәрен дә бик кызыксынып укыдым. Хәзергә мин Франциянең көньягында Ниццадан ерак тугел Мандельё дигән бер матур җирдә ял итәм. Монда 24 майда "Куршеләр бәйрамы" ягъни "Fête des voisins"га 20 ел тулу юбилее үткәрелде. Һәр йортта озын өстәлләр бизәп, һәр гаилә төрле ашамлыклар китереп, бергә җыелып бәйрәм итте. Бәйрәм кызып киткән арада мэриядән дә ике вәкил килде. Алар һәр өйгә мэрдан бүләк китерделәр. Аларны өстәл башына утыртып, бар ашлар белән сыйладылар. Мин аларга сезнең мәкалә турында – Татарстанда да Франция башлап җибәргән күршеләр бәйрәме үткәрелүе турында сөйләдем. Аларны татар ашы пәрәмәчләр белән сыйладым. Бу аларга бик ошады дип уйлыйм. Менә шулай итеп, мин татарларыбызны ерак Франциядә дә танытырга, үз милләтебезгә якынайтырга тырыштым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев