Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин флешмоб башлап җибәрде

Яңа уку елы алдыннан ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларга яраткан укытучыларын искә алырга һәм алар турында социаль челтәрләдә сөйләргә тәкъдим итте.

Бу фотографиядә – минем укытучым Петр Иванович Бурашников. Аның турында һәрчак җылы һәм рәхмәт сүзләре белән искә алам. Петр Иванович Әлмәт шәһәренең 7нче мәктәбендә минем беренче сыйныф җитәкчем иде. Бөек Ватан сугышында катнашкан, зирәк, ярдәмчел – ул безнең өчен һәрвакыт үрнәк булды. Аның абруе бәхәссез иде. Ул укытты гына түгел, ә безгә бик күп көч салды, бездә кешелеклелек сыйфатларын формалаштырды, без аларны гомер буе саклыйбыз. Укытучыбыз турында начар сүзләр әйтә яки аны кимсетә алуыбызны күз алдына да китереп булмый. Шәхес формалашуның башында нәкъ менә укытучы тора.

Фәрит Мөхәммәтшин гомерен укытучы һөнәренә багышлаган кешеләрне һәрвакыт истә тотарга, хөрмәт итәргә чакырды.

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар флешмобны хуплады: #Мойлюбимыйучитель һәм #МойУчительРТ буенча татарстанлыларның укытучылары турында сөйләгән йөзләгән мәкаләсен табарга була.

Фото: скриншот инстаграм

vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев