Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин хатыны белән комсомол хәрәкәтендә танышканын әйтте

Парламент башлыгы ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган чарада Яр Чаллыда ЗЯБ поселогы йортларын төзүдә катнашканын искә төшерде.

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин комсомолның үз гаиләсенә турыдан-туры катнашы булуы, хатыны белән шушы хәрәкәттә танышканын сөйләде. Ул бу хакта М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган тантаналы чарада искә алды.

"Әле дә бергә яшибез, балалар, оныклар үстерәбез", - диде парламент башлыгы. Ул тормыш иптәше белән комсомол хәрәкәте таныштырганын әйтте. Хәрәкәтнең мәктәпләрдә, башка урыннарда да хакимлек иткәнен билгеләп үтте. Комсомол туйларын искә алды.

Дәүләт Советы Рәисе комсомол отрядларының яңа заводларны төзегән вакытта кырыс шартларда эшләгәнен сөйләде. Фәрит Мөхәммәтшин комсомол оешмасы составында Яр Чаллы шәһәре читендә ЗЯБ бистәсе йортын төзүдә катнашканын дулкынлану белән искә алуын әйтте. "Ул биш катлы йорт бүген дә тора, анда кешеләр яши, шунысы куанычлы", - диде.

Тантанада Фәрит Мөхәммәтшин дәүләт бүләкләре тапшырды.

  • Бөтенсоюз Ленинчыл Коммунистик Яшьләр Союзы (ВЛКСМ) – 1918 елның 29 октябре-4 ноябрендә 1нче Бөтенроссия эшче һәм крестьян яшьләре союзлары съездында барлыкка килгән яшьләр иҗтимагый-сәяси оешмасы.

1924 елның июлендә комсомолга В.И.Ленин исеме бирелә һәм ул Россия Ленинчыл Коммунистик Яшьләр Союзы (РЛСКМ) дип йөртелә башлый. 1926 елның мартында комсомол Бөтенсоюз Ленинчыл Коммунистик Яшьләр Союзы дип үзгәртелә.

ВЛКСМ Уставы буенча, комсомолга 14-28 яшьтәге егетләр һәм кызлар кабул ителгән. ВЛКСМның беренчел оешмалары предприятиеләр, колхозлар, совхозлар, уку йортларында, Совет Армиясе частьларында булдырылган. ВЛКСМ тарихында аның аша 200 млн нан артык кеше узган.

Фото: gossov.tatarstan.ru/

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев