Фәрит Мөхәммәтшин «Подписка бүләк ит» (#ПодариПодписку) акциясендә катнашты
Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Подписка бүләк ит» (#ПодариПодписку) акциясендә катнашты.
«Татмедиа» АҖ акциясе кысаларында Фәрит Мөхәммәтшин Баулы районының Кырым-Сарай авылындагы картлар һәм инвалидлар интернат-йорты өчен берничә матбугат басмасына язылган. «Татмедиа» басмаларына язылып, төрле учреждениеләргә бүләк ясау акциясенә теләге булган һәркем кушыла ала.
Бүген депутатлар 200дән артык республика басмаларына язылган.
«Подписка бүләк ит» (#ПодариПодписку) акциясенә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова кушылган. Ул ветераннар һәм балалар йортлары өчен язылган.
Депутат, республиканың Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов балалар йортлары өчен төрле басмалар яздырган.
Әлеге акциядә шулай ук депутатлар Лотфулла Шәфигуллин, Илшат Әминов, Шакир Яһүдин, Разия Садыйкова һәм башкалар катнашкан.
Фото: Рамиль Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев