ФРОНТ ХАТЛАРЫН ҺӘМ ФОТОЛАРЫН ҖЫЯЛАР
Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты республика гражданнарының шәхси гаилә архивларында сакланган 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләрен һәм фронттан язган хатларын җыюны дәвам итә.
Бүгенге көнгә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның 24520 фотосурәте тупланган. «Хәтер юлы» (“Дорога памяти”) тарихи-мемориаль комплексының мультимедиале галереясенә Бөек Ватан сугышында катнашкан 684 мең татарстанлы турында мәгълүмат тикшерелеп тапшырылган. Хәрби комиссариат хезмәткәрләре халыкка мөрәҗәгать итеп, 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында катнашучы туганнарының фронт хатларын һәм фотографияләрен сканерлап җибәрүләрен сорый. Белешмә өчен телефон: 8 (9843) 221-43-09.
Фото: yamal.kp.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев