Футбол җитә. Машинаны кая куясы?
Казанда Дөнья чемпионаты барган көннәрдә транспорт йөреше үзгәрәчәк. Чит илләрдән килгән кунакларны һәм җанатарларны төп каршы алу урыны – “Казан” Халыкара аэропорты һәм тимер юл вокзалы. Андагы хезмәткәрләр махсус әзерлек узган инде.
Казанда соңгы елларда җәмәгать транспорты яңартылды. 140 автобус, 32 трамвай, 85 троллейбус сатып алынган. Автобуслар тагын 210га артырга тиеш һәм өч трамвайга заказ бирелгән. Бу хакта “Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгында булган матбугат конференциясендә Казан башкарма комитетының транспорт буенча комитеты рәисе урынбасары Марат Хисаметдинов сөйләде. Аның әйтүенчә, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр дә читтә калмый, Казандагы метрополитенда, автобус-троллейбусларның һәркайсында, трамвайларның 77 процентында инвалидлар йөрү өчен уңайлыклар тудырылган.
Шәһәрдәге җәмәгать транспортлары видеорегистраторлар белән җиһазландырылган, видеокүзәтү системасы урнаштырылган. Шулар аша салондагы һәм кабинадагы хәлне күзәтеп булачак. Байтак кына тукталышларда электрон таблолар куелган. Футболга билет сатып алган һәм тамашачы картасы булган җанатарлар матч көнне транспортта бушлай йөри алачак. FIFA төркеме клиентларының, шул исәптән волонтерларның да өстенлеге бар, ләкин кулларында аккредитация үткәнлеген раслаучы документ булырга тиеш. Бу хакта матбугат конференциясендә Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының транспорт идарәсе җитәкчесе Алексей Сидоров кисәтте.
Ул көннәрдә Казансу янындагы “Гаилә үзәге” тирәсеннән башлап, “Казан Арена”га хәтле барлык транспорт чаралары хәрәкәте тукталачак һәм җәяүлеләр юлы булачак. Шунда хәтле барып җиткәч, машинаны кая куясы, бушлай парковкалар оештырылмыймы? Бу сорау, мөгаен, күп кешене кызыксындырадыр. Казансу янында махсус тукталу урыннары булмаячак. Дөрес, шәхси транспортта матчка килгән җанатарлар өчен сигез парковка каралган. Алар күбрәк зур сәүдә-күңел ачу комплекслары янында оештырыла һәм барлыгы 11 мең 430 машина сыйдыра алачак икән. Ә FIFA төркеме клиентларына һәм махсус кунакларга “Казан Арена” стадионы янында, Гаврилов урамында машина кую урыннары булдырылган.
Хәер, чемпионат барган көннәрдә Казан урамнарында машиналар кимеячәк, диләр. Сибгат Хәким урамы тулысынча җәяүлеләр урамына әйләнә, Уен вакытында Чистай урамының бер өлеше ябыла. Ямашев һәм Адоратский урамнары киселеше җанатарлар өчен шулай ук соңгы тукталыш булачак. Өченче транспорт дамбасында да машиналар хәрәкәте туктатыла. “Казан Арена” тирәсендә яшәүчеләрнең байтагы ул көннәрдә, шәхси машиналарын калдырып, җәяү йөриячәк. Һәр фатирга бары бер машина кулланырга рөхсәт кәгазе биреләчәк. Уен тәмамлангач та, бинадан дәррәү чыккан халык ташкынына транспортны озак көтеп торырга туры килмәячәк. Өч уен кичке тугызда гына башлана. Ул көнне 400 автобус, 23 трамвай, 10 троллейбус эшләячәк. Тимер юл вокзалыннан, “Казан Арена”га махсус зур автобуслар да йөртәчәкләр.
Фото: http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев