Галимнәр дөньядагы иң борынгы ипигә тап булган
Иорданиядә казыну эшләре вакытында археологлар бик кызыклы табылдыкка очраган — алар якынча исәпләүләр буенча, 14 500 ел элек пешерелгән ипинең ташка әйләнгән калдыкларына тап булган.
Әлеге табылдык галимнәр өчен көтелмәгән ачыш булган, чөнки хәзер авыл хуҗалыгы барлыкка килгәнче үк кешеләр ипи пешерә башлаган дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Бу хакта Reuters чыганагы яза.
Табылдыктан аңлашылганча, ипине борынгы кешеләр кыргый иген үсемлекләреннән, шул исәптән, арпа, бодай һәм солыга вакланган үсемлекләр һәм су кушып пешергәннәр. Ул лаваш формасында булган һәм алачык уртасындагы таш идәндә куелган мичтә пешкән.
Фото: https://islam-today.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев