Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гашура көне җитә

БУГЕН ахшамнан соң Гашура көне кичəсе керə.

 Мөхəррəм аеның унынчы көнендə мөселман дөньясы Гашура бəйрəмен билгелəп үтə.  Бу көнне АЛЛАҺЫ ТƏГАЛƏ тарафыннан ун пəйгамбəргə изгелек кылынган. Догалар,телəклəр кабул ителгəн һəм бик куп бəла--казалардан котылуга сəбəп булган өчен Гашура бəйрəме иң мөбарəк көннəрдəн санала.ГАШУРА көнне түбәндәге гамәлләрне үтәү киңәш ителә:
1. 2 яки 3 көн ураза тотарга, мөхәррәмнең 9-10, 10-11, 9-10-11нче көннәрендә ураза тоту да бик саваплы. Бер генә көн ураза тоту киңәш ителми.
2.Авыз ачтырырга, ифтарга үткәрергә.
3.Госел коенырга.
4.Мөмкин кадәр күбрәк “Әстәгъфируллаһил газыйм”,-дип әйтергә.
5. Авыру кешеләрнең хәлен белергә.
6.Кояш чыгып, сөңге буе күтәрелгәч, ишрак намазы вакытында 2-12 рәкагатьле намаз укырга.
7.10 мөселманга сәлам бирергә.
8. “Хәсбиәллаһү үә нигмәл үәкииил. Нигмәл мәүлә үә нигмәл нәсыыыйр. Гуфраанәкә раббәнәә үә иләйкәл мәсыыыйр”,-дип 70 мәртәбә укырга.
9. Сәдака бирергә. “Гашура көнне берәү тары бөртеге кадәр генә сәдака бирсә, Аллаһ аңа Өхед тавы кадәр савап бирер”,- диде Пәйгамбәребез(саллалаһу галәйһи вә сәллам).
10.Ятимнәрне сөендерергә.
11.Гаиләдә мул итеп бәйрәм табыны әзерләргә.Гашура көнне мул табын әзерләгән йортның ел буе ризыгы киң булыр, иншәАллаһ.
12.Күпләп тәсбих-зикер әйтергә, дога кылырга,Коръән укырга.
“Шура” альманахыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев