Гөлүсә Шаһбан: «Закирны кызганырга кирәкми»
Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан I Халыкара барьерсыз сәнгать фестивалендә катнашкан. Әлеге чара 11-15 октябрьдә Төркиянең Мерсин шәһәрендә үткәрелгән. Бу хакта безгә җырчының төп ярдәмчесе – хәләл җефете Гөлүсә Шаһбан сөйләде.
Мерсин шәһәре мэры Борһанетдин Ходжамаз инициативасы белән уздырылган фестивальдә 16 илдән килгән вәкил катнашкан. Закир Шаһбанны ике ай элек чакырганнар.
– Мондый бәйрәмгә чакырулары безнең өчен зур дәрәҗә, шуңа күрә дә аны бик шатланып кабул иттек. Төркиядән исә көтелгәнгә караганда да көчлерәк хис-кичерешләр белән кайттык, – ди Гөлүсә ханым.
Аның әйтүенчә, фестивальдә катнашкан һәр кеше, мөмкинлеге чикле булуга карамастан, талантлы. Кемдер җырлый, кемдер бии, кайсыларыдыр үзен спортта тапкан, кемдер тормыш ямен рәсем сәнгатендә күрә. Аеруча ул Америкадан килгән Марк Гоффени исемле ике кулсыз егетнең аяклары белән гитара уйнавын, Болгариядән килгән ике кулсыз бик кыска буйлы кызның җырлавына, Төркиянең ишетмәүчеләр һәм сөйләшмәүчеләрнең бию ансамбленә соклануын белдерде.
Фестивальне ачканда һәм япканда, Закир Шаһбан ике җыр башкарган. Ул Татарстан байрагы астында чыгыш ясаган. Россиядән шулай ук «Голос. Дети» җыр конкурсы җиңүчесе Данил Плужников һәм җырчы Юлия Самойлова да катнашкан.
Фестивальнең төп максаты – киң җәмәгатьчелеккә тормышның бөтен тармакларында да беркемгә дә бернинди киртәләр була алмавын тагын бер кат ачыклау һәм исбатлау.
– Моны оештыручылар һәр адым саен исбатладылар. Чыннан да, мөмкинлекләре чикле кешеләр алдында бернинди дә киртә юк. Оештыручылар да килгән кешеләргә шулкадәр яхшы мөгамәләдә булдылар. Һәр кунакка аерым машина һәм озатып йөрүче кеше билгеләнгән иде. Закир чыгыш ясамаган көннәрдә дәрәҗәле кунаклар белән бергә күргәзмәләр, концертлар карап йөрдек. Кунакларга, мөмкинлекләре чикле кешеләргә булган мөнәсәбәтләре таң калдырды. Аларга беркайда да барьер юк дигәнне һәр минут саен кабатларга мөмкин. Фестивальдә катнашучылар сәгатьләр дәвамында тере тавышка җырлады. Күп кенә инвалидлар тормышта үз-үзләрен таба алмыйча, төшенкелеккә бирелә, кыенсыналар, кимсенәләр. Ә мондый фестивальләр аларда да, бездә – сау-сәламәт булганнарда да ышаныч уята, юкка-барга борчылмаска кирәклекне төшендерә. Шуңа күрә мондый фестивальләр үзебездә дә уздырылсын иде. Безгә реклама кирәкми, ә бу фестивальләр бер-береңнең кадерен белергә, игътибарлырак булырга өйрәтә. Мин, мәсәлән, үзем Закирны инвалид дип бөтенләй кабул итмим. Ул бик тырыш кеше. Мине аңардан да яхшы белүче юк. Кайвакыт теге яки бу җиргә баргач: «Закирга урындык бирегез», – диләр. Нинди урындык? Баян күтәреп басып торсын! Ул бит ир-ат! Аның күзе генә күрми бит. Ә күз күрмәүнең физик көчкә зыяны юк. Аны кызганырга кирәкми! Мин үземне сау-сәламәт ир белән яшәгән кебек хис итәм, – дип, хис-кичерешләре белән уртаклаша җырчының тормыш иптәше.
Закир Шаһбан киләсе елда уздырылачак Халыкара барьерсыз сәнгать фестиваленә дә чакыру кабул итеп кайткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев