Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлсинә Галимуллина: “Апаслылар миңа туганнарым кебек якын“

Бүген Апасның Үзәк китапханәсендә язучы Гөлсинә Галимуллина белән очрашу, аның яңа дөнья күргән “Тау җылысы“ дип аталган китабын тәкъдим итү кичәсе узды.

Биредә район китапханә хезмәткәрләре, Апас урта мәктәбе укучылары, китап сөючеләр катнашты. Гөлсинә Галимуллина апаслыларга үзенең “Мәхәббәт аланы“, “Ак бураннар аша“, “Күгәрчен оя корганда“, “Томанлы төн“, “Карлы миләш тәме“, “Ефәк кулъяулык“, “Җиләкле тау сере“ кебек китаплары аша таныш. Апасның китап сөючеләре белән ул ел саен диярлек очраша. 
- Апаска мин сагынып, очып киләм. Апаслылар миңа туганнарым кебек якын. Биредә бик тырыш, уңган халык яши. Алар белән без хат язышып та, телефон аша да сөйләшеп, аралашып яшибез. Бу юлы да аларга яңа гына дөнья күргән “Тау җылысы“ китабымны алып килдем. Минем иҗатымны яратучы, әсрләремне укучы дусларыма бик зур рәхмәтемне җиткерәсем килә, - ди ул. 
Гөлсинә апа Галимуллина Бельгиядәге татарлар берлеге җитәкчесе Лилия Вәлиева белән дә тыгыз элемтәдә яши. Ул аның белән журналист булып эшләгән елларында ук таныша. Лилия Вәлиева аның китапларын Европа татарларына да алып кайтып укыта. Әсәрләрне бик җылы кабул иткән Бельгия татарлары Гөлсинә апаны очрашуга чакыралар. Гөлсинә апа Бельгиягә юл тота, анда татарларның тормышы, көнкүреше белән кызыксына. Биредә яшәүче татарлар да аны бик җылы кабул итә, ул килү хөрмәтенә ифтар ашлары оештыралар. Аның “Тау җылысы“китабы да ике ел буе Европада яшәүче татарлар белән аралашканнан соң языла. Әсәр язмышын чит ил кешесе белән бәйләгән татар хатын-кызы турында. Гади авыл кызы Җиһания, Европа егете Аленның мәхәббәтенә ышанып, аның ата-анасы бусагасыннан килен булып атлап керә. Монда аны нинди язмыш көтүе, яшәү рәвеше сурәтләнә. 
- Гөлсинә апа Галимуллинаның әсәрләрен апаслылар бик йотлыгып укый. Яңа әсәрләрен зарыгып көтеп торалар. Әсәрдә әйтеләгән кайбер акыллы фикерләр, сүзләр астына хәтта сызып та куялар, - ди китапханә хезмәткәре Венера Салаватова. 
Гөлсинә апа Галимуллинаның иҗатына гашыйк апаслылар бу очрашуны күптән көткән. 
- Гөлсинә Галимуллинаны мин кеше, хатын-кыз күңелен күрә, аңлый белүче бөек зат дип кабул итәм. Әсәрләрен бик яратып укыйм, - ди Наилә апа Кәлимуллина. 
Очрашуда катнашкан һәр кеше авторга изге теләкләрен, олы рәхмәтләрен җиткерде. Китапханә хезмәткәре Рәмзия Хантимирова изге теләкләрен юллап кечкенә кенә күчтәнәчен тапшырды. Ә шигырь җанлы китапханә хезмәткәре Руцилә Садриева аңа багышлап шигырен бүләк итте, Кече Болгаер авылы китапханәчесе Гөлүсә Гайфуллина җыр башкарды. Гөлсинә апа үзе дә апаслыларга рәхмәтен юллап, истәлекле бүләкләрен өләште. Китапханә җитәкчесе Гөлчәчәк Ахманова Гөлсинә апа Галимуллинаның иҗатына гашыйк. – Бала үстергәндә вакыт тар булса да, сезнең әсәрләрегездән аерылмадым. Улым йоклаган арада булса да укый идем, - ди ул. Һәм барлык китап укучы апаслылар исеменнән Гөлсинә апага алга таба да иҗади уңышлар теләп, хуш ис бөркелеп торган яз чәчәкләре бүләк итте. 

Фото: http://apastovo.ru

http://apastovo.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев