Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлбикә Кәримовага 85 яшь тулды

Фидакарь хезмәт иясен районыбызның социаль яклау идарәсе начальнигы Лилия Гайнетдинова, Теләче районы җитәкчеләре, туганнары котлады.

   Бүген, ягъни 15 сентябрьдә Теләчедә яшәүче  Социалистик Хезмәт Герое, КПССның ХХV cъезды делегаты, «ТАССРның  иң яхшы сыер савучысы» дигән мактаулы исемгә лаек булган Гөлбикә  Гали кызы Кәримовага  85 яшь тулды. 

    Гөлбикә Кәримова бөтен гомерен терлекчелеккә багышлап, барлык хезмәт кул көче белән башкарылган авыр елларда зур тырышлыгы белән хөрмәт казанган мөхтәрәм шәхес. Хезмәтенең беренче елларында ук югары нәтиҗәләргә ирешә. 7 сыйныфны тәмамлауга Үзәк фермасына эшкә  килгән кыз,  42  ел сыер савып лаеклы ялга китә. Герой булам дип түгел, бары яраткан эшенә бөтен көчен биреп башкара ул. “Бик авыр хезмәт белән хөрмәт казанган кеше мин. Мин эшкә кергәндә группада 12 сыер, аннары 16, алга таба  25 сыерга җиткерделәр. 19 ел кул белән саудык.  Аппаратка көйләнгәч, эшләр бераз җиңеләйде. Тирес түгү, ашату, су эчерү – барысы да кулдан  башкарылды. Гади сыер савучы гына булсам да, зур дәрәҗәле исемнәр бирделәр.  1965 елда Ленин ордены белән бүләкләделәр”, –  дип сөйли ул. 1968 елда ул бер сыердан 5549 килограмм сөт савып алып, Саба районының уртача күрсәткеченнән ике тапкырга арттыра. Шул елны аңа «ТАССРның иң алдынгы сыер савучысы» дигән мактаулы исем бирелә. 1971 елда Социалистик Хезмәт Герое дигән исемгә лаек була.  1976 елда КПССның XXVсъезд делегаты итеп сайланып, Мәскәү шәһәренә баруын да Гөлбикә апа күңел сандыгында матур хатирә итеп саклый. 1993 елда лаеклы ялга китә. Аны бүген дә татар хатын-кызларына хас тыйнаклык, сабырлык, гадилек бизи. “Ике район да мине бик зурлады. Онытмавыгыз, ихтирамыгыз өчен бик зур рәхмәт”, – диде юбиляр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев