“Әгәр бу язма басылып чыкса, аны эшеннән куачаклар"
Моннан берничә ел элек районның бер хуҗалыгына яшь белгеч кайткач, ни белеме, ни әдәбе булмаган белгечнең кырга сыймастай кыланмышларын күреп, ул чакта җитәкче өлкән яшьтәге белгечкә: “Син пенсиягә китәсең дә котыласың, без шушындый белгечләр кулына калырбызмы икәнни?!” – дигән
Бу сөйләшүгә нигез булган теге белгеч тә инде “әлләкемләнү”дән туктап, бәлки, яхшы белгеч, бәлки җитәкче үк булгандыр. Бәлки, һаман да арты белән киртә җимерәдер. Бу дөньяда анысына да, монысына да урын киң. Андыен да, мондыен да күреп торабыз. Тик “мондый”лары күбрәк күзгә ташлана, андый чакта, гаҗизләнеп, безнең балалар шушындый кешеләр кулына каламыни, дигән чаклар күп була. Ни дисәң дә, бездән соң тулы бер буын формалашты. “Коммунизм мәктәбе”н үткән безләр инде искелек калдыгына әйләнеп калдык. Яшәү рәвешебез дә, фикер сөрешебез дә башкача. Ракета тизлегендә алга омтылучы бу заманда таләпләр дә, әдәпләр дә башка бугай.
Моннан берничә еллар элек “Ватаным Татарстан”га җибәреп тә, дөнья күрми калган язмам менә шулай башланган. Бу темага шушы юнәлештә бераз алдарак та язма җибәргән булганмын. Анысы да басылмый калган. Ул вакытта баш мөхәрриребез “арты белән киртә җимергән” конкрет бер белгечнең – исем-фамилияләп язылган яшь табибның кыланмышлары турындагы бу язмама: “Әгәр бу язма газетада басылып чыкса, аны эшеннән куачаклар һәм башка беркая да алмаячаклар, аның киләчәгенә бөтенләй нокта куячаксың бит”, – дигән иде. Нибары берничә ел үткән, бүген инде үзем дә бу язмамның шактый каршылыклы булуын таныйм.
Күрәсең, ул чакта каршы яктагылар, ягъни “киртә җимерүчеләр” күбрәк очрагандыр, бәлки мин шундыйларны күбрәк күргәнмендер, бәлки тирә-якка карау, анализлау, фикерләү, чагыштыру җитеп бетмәгәндер? Буыннар арасында гомер-гомергә бара торган бер каршылык кына түгелме соң бу кадәресе? Бүген инде мин дә шулай уйланам.
Соңгы еллардагы күзәтүләрем, ишеткән фикерләрем дә башкача нәтиҗә ясарга, уйланырга җирлек бирә. Сер түгел бит: арабызда гомер буе бернигә өйрәнә алмаучылар да, башкалар белән уртаклашыр тәҗрибәсе димим, үзенә көн итәрлек гыйлеме-әдәбе булмаган өлкәннәр дә, шул ук вакытта акыллы, тәртипле-тәрбияле – сокланырлык итеп эшли, кирәк чакта акыллы фикерен әйтә белә торган яшьләребез дә бар лабаса. Бу урында Балтач шагыйре Гарифҗан абый Мөхәммәтшинның ике фикерен мисалга китерәсем килә. Моннан берничә ел элек Өлкәннәр көне уңаеннан әңгәмә корганда ул: “Өлкәннәр өлкән кеше дигән статуска лаек булса иде”, – дигән бик тә кызыклы фикер әйткән иде. Әле ике ел элек кенә район җитәкчесе ветераннарны район хуҗалыклары буйлап сәяхәткә алып чыккач, төгәлрәге, шул сәяхәттән кайткач: “Бездә бик акыллы, сокланырлык яшь җитәкчеләр бар икән”, – дип ихлас сөенүен әйткән иде. Нәкъ шулай: яшь җитәкчеләребез дә бар, белгечләр дә, авылларыбыз бизәге булырлык, яшим дип яши торган булдыклы егет-кызларыбыз да, шөкер, күп. Тирә-ягыбызга игътибар беләнрәк карасак, андый мисалларны һәрберебез табар. Шул ук вакытта үткәне, бүгенгесе белән үрнәк-өлге булырлык, бар булмышка шөкрана кылып, зарланмый-сыкранмый гына яшәүче сокланырлык акъәбиләребез, аксакалларыбыз да бар. Һәм киресенчә булган мисалларны да яшьләребез арасыннан да, өлкәннәребездән дә табарбыз...
Күп еллар район ЗАГС идарәсен җитәкләгән Фирая апа Хәкимҗанованың, яшьләр турында сүз чыкса, яратып кабатлый торган бер фикере бар: “Безнең чор белән чагыштырганда хәзер яшьләр бик тәртипле, тәрбияле, акыллы да. Үз сүзләрен дә әйтә, кайда, ничек әйтергә икәнен дә беләләр. Алар белән аралашуы ук рәхәт. Элек бит ЗАГСка ук кызмача, исерек килеш килүчеләр күп була иде, хәзер язылышырга димим, туйларда да исереп, күңелсезләнеп утыручылар юк”.
Ышанам, тормышта һәркем “әлләкемләнгән” яшьләрдән дә, өлкәнәеп тә акыл кермәгән олырак белгеч-җитәкчеләрдән дә, гади танышлардан да яхшысын да, начарын да шактый очраткандыр. Димәк, хикмәт яшьтә түгел, кешенең кеше булуында.
Без исә һаман лаф орабыз: бездән соң авылларда яшәүче калмаячак, бүген эшләп торган буын туктаса, башка эшләүче табылмаячак, авылларның киләчәге юк... һәм башкалар. Тик тирә-ягыбызда гына без “чутка да кертмәгән” яшьләребез шыпырт кына авыл хуҗалыгы белгечлеге буенча укырга керә, кайтып эшкә урнаша һәм... бер дигән итеп эшли, гаилә кора – кабат шәһәргә китүче дә, җиңел эш эзләүче дә күренми. Бу язманы әзерләгәндә үзебезнең “Татарстан” җәмгыятенең кадрлар бүлеге мөдире Фирдания апа Галимуллинадан соңгы вакытта хуҗалыкка кайткан белгечләрне +
белештем. Араларында хисапчы, икътисадчы да, агроном, инженер, ветеринария табибы да, шоферы-тракторчысы да бар.
Тукта әле, кайтуын кайтырлар, сүз бит ул хакта түгел, аларның нинди белгеч булуында, иртәгәге көнебезнең кемнәр кулына калуы турында иде бит, дияр кайберәүләр. Миңа калса, иң мөһиме, дәвамчылар булсын: килсеннәр, кайтсыннар, эшләсеннәр. Эшли башлаганда үзебез нинди идек – шуны искә төшерик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев