Гөрләвексез язлар узып бара
Беркөн авылдашым: “Карале, авылда яшәп, быел гөрләвек тавышын ишетми калдым. Сыерчыкларның да сайраганын ишеткән юк. Башка елны берөзлексез сайрыйлар, шуларны тыңлап туеп булмый иде бит. Килүен килделәр, күрдем мин аларны, әмма элекке кебек сызгыра-сызгыра сайраулары ишетелми... Ваемсызлыкмы соң бу, мин генә ишетмәдемме, син ишеттеңме?” – дип сорагач, уянып киткәндәй булдым Чыннан да, сыерчыклары да элеккечә сайрамады, гөрләвек тә акмады бит быел.
Акса, аның тавышын ишетми калып булмый. Иртән торып чыгасың, авыл әле тын, техника тавышы да, ыгы-зыгы да юк. Юлдан берничә адымда гына булганга, ишегалдына челтер-челтер аккан гөрләвек тавышы ишетелеп тора. Иртән бераз чираткан көннәрдә ул бигрәк тә аһәңле итеп, юка карлы боз челтәрләренә бәрелә-бәрелә, яңгыравыклы тавыш белән ага. Көндез исә гадәти су агымы тавышы белән ага, әле хәрәкәт арасында югалып та кала. Ә менә кичен тагын гөрләвеккә җан керә. Кыскасы, авылда иртә-кич кенә була торган сихри язгы матурлык, яз тавышы бу. Быел мондый тавыш булмады... Ә бит быел су башка елларга карганда да күбрәк агар дип өметләнгән идек.
Соңгы айларда кар шактый күп яуды, кинәт җылытса, таудан су төшсә, нишләрбез, дип тә борчылдык. Әллә көпшәк кар гына булды: бик тиз эреп бетте. Эрегән берсе җиргә сеңә барды. Шул сәбәпле, авыл урамыннан үзгә тавыш белән гөрләвек агарлык та булмады.
Алай да бер-ике көн каршы яктагы канаудан су шактый көчле акты (әмма, ни сәбәпледер, барыбер иртә-кич тансык тавыш ишетелмәде). Апрель башында көн алып яуган яңгыр үз эшен эшләде. Шул яңгырлы көнне кичкә таба чыксам, чыр-чу килеп кычкырышкан балалар тавышы үзенә җәлеп итте. Баксаң, күршебездәге кечкенә балалар кибет каршындагы канауда суда әйбер йөздереп уйныйлар икән. Бүгенге балаларны уйный белмиләр, телефон-планшетка ябышканнар дип тәнкыйтьләргә яратабыз. Ул яктан безнең тирә балалары аерылып тора. Ишләре дә бар – кара-каршы биш өйнең һәркайсында икешәр-өчәр бала, бер-берсенә йөрешәләр дә, уйный да беләләр. Якынрак барып күз салдым: безнең чордагы кебек кәгазь каеклар түгел, кечкенә пластик шарчыклар агызып уйныйлар иде. Куллары кып-кызыл, үзләре шактый чыланган, әмма тәм табып, мәш килеп уйный бирәләр. Үзебезнең балачак искә төшеп китте.
Әйбер йөздерүләр кар суы, гөрләвек суы җыюлар белән чиратлаша иде. Ул чакта авылда бөтен язгы тормыш гөрләвек суы белән бәйле иде бит. Бигрәк тә безнеке кебек авылына ике коесы булган, чишмәсе бик еракта урнашкан урында (шул сәбәпле, дөрес булса, элек безнең авылга читләр кызларын кияүгә бирергә дә курыккан дип сөйлиләр. Шөкер, хәзер су проблема түгел инде). Иртә яздан һәр кеше үзенең капка төбендәге карга кечерәк кенә уемтык ясап куя да, алып шунда җыелган суны мал-туарга эчертергә, кер юарга, мунчага дип җыя. Бигрәк тә иртә-кич су чиста вакытта чүмеч-чиләкләр эшкә җигелә иде. Ә гөрләвек суы көчле аккан урында кер чайкыйлар: астагы бозы эремәгән, чип-чиста, кер пычрана дип куркасы юк, суы да хәзерге кебек болганчык түгел. Бу хәлләр басуда җирләр чыгып, аннан төшкән сулар төсен үзгәрткәнче дәвам итә иде. Чиста суны мөмкин булганча җыеп та калалар әле. Аннан инде, урамнарга колонкалар куелгач, гөрләвек акканда, кояшлы көннәрдә җиңелчә генә киенеп, чират тора-тора, олысы-кечесе су ташый идек. Кызык иде, күңелле иде. Дөнья хәлләрен дә ишетәсең, тирә-күрше, яшьтәшләр белән дә шунда очрашасың... Чиләк-көянтә асып, гөрләвек суын чәпелдәтә-чәпелдәтә су китерүләр балачакның матур бер хатирәсе булып калган.
Гөрләвекләре акмаса да, быелгы кышны, язның килү рәвешен игенчеләр әйбәткә саный, яз күп өметләр вәгъдә итә ди... Шулай гына булсын! Ә гөрләвекләр җырын, боерган булса, киләсе елларда тыңларбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев